Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында белем бирү сыйфаты ник түбән? Укытучыларның август киңәшмәләреннән. ФОТО

"Узган уку елы нәтиҗәләре буенча "Югары сыйфатлы белем бирү" республика рейтингында безнең район 39 позиция арасында 37 нче урынга чыкты.

География һәм инглиз теленнән башка барлык фәннәрдән дә без белем биргән укучылар республиканың уртача күрсәткеченнән түбәнрәк баллар җыйдылар".

Укытучыларның август киңәшмәсендә үз чыгышын район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов әнә шундый борчулы фактларны бәян итүдән башлады.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Мәгариф хезмәткәрләренең яңа уку елы башланыр алдыннан үткәрелә торган зур педсоветында зурдан кубып узган уку елына нәтиҗәләр ясала, алда торганына планнар барлана. Укытучыларның быелгы август киңәшмәсендә чыгыш ясаучыларның күбесе әледән-әле районда белем бирүдәге авырткан урын - республика рейтингының иң түбән баскычында тирбәлүебез турында сүз кузгатты. Мәктәпләр эшчәнлегенең төп нәтиҗәсен билгеләгән рейтингның ахырында тору беркемне дә бизәми, билгеле. Быелгы киңәшмәдә әнә шул катлаулы хәлдән чыгу өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә, район җитәкчелеге дә мәктәпләргә җитди ярдәм күрсәтергә теләк белдерделәр.

Моңа алга таба тукталырбыз. Ә хәзергә район мәгариф идарәсенең яңа башлыгы Артем Савинов чыгышына колак салыйк:

-Бүген районда сигез база мәктәбе эшли. Алар сыйфатлы белем бирү үзәкләре булырга тиешләр. 2016-2017 уку елында Базарлы Матак урта мәктәбе республиканың иң яхшы 100 авыл мәктәбе исемлегенә керсә, Хузангай урта мәктәбе республика рейтингында иң түбән - 468 нче урынны били.

-Соңгы өч елда рус теле буенча БДИдә Базарлы Матак, Чуаш Кичүе мәктәпләре югары нәтиҗәләр күрсәтсә, Алпар, Борискино, Түбән Әлки, Иске Тахталы, Чуаш Борнае белем йортлары уртача район күрсәткеченнән дә түбәнрәк балл җыялар. Юхмачы һәм Хузангай мәктәпләре дә моннан алдагы елдан кайтыш белем дәрәҗәсе күрсәттеләр. Ә менә Яңа Салман мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары рус теленнән уртача республика күрсәткеченнән югарырак баллар җыя алдылар.

-Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучысы Рәзилә Билалова барлык фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханында югары баллар җыеп, Татарстан һәм Россия медальләренә ия булды.

Базарлы Матак мәктәбенең чыгарылыш укучысы, рус әдәбияты һәм инглиз теле буенча төбәк һәм республика олимпиадалары призеры Елена Игнатьева, рус теленнән дәүләт имтиханында 100 балл җыеп, КФУ ның чит телләр филологиясе (зарубежной филологии) факультетына укырга керде.

-Узган уку елында белем бирү сыйфаты рейтингында алдынгы урыннарда - Базарлы Матак, Яңа Салман мәктәпләре, Нәби Дәүли исемендәге гимназия. Әлеге муниципаль рейтингның азагында исә -Алпар, Хузангай, Иске Тахтала мәктәпләре.

Төп мәктәпләр арасында белем бирү буенча Югары Әлморза һәм Карга мәктәпләре лидерлар. Исемлек ахырында - Түбән Кәчи, Татар Борнае мәктәпләре.

-2016 елда район мәгариф системасы дүрт яшь укытучы белән тулыланды. Әмма районда яшь укытучылар бары 11 процент тәшкил итә. Бу күрсәткеч бигрәк тә Юхмачы, Түбән Әлки, Алпар, Иске Чаллыда түбән.

-Бүген бездә 57 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 10 чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Барлык мәктәпләр дә туган тел укытучылары белән тәэмин ителгән. Һәр елны 5-6 укучы туган тел буенча республика олимпиадалары призеры була.

-Җәйге чорда 1161 баланың ялы оештырылды. "Яшь имәннәр" лагеренда дүрт сменада 190 бала сәламәтлеген ныгытты. 300 укучы хезмәт һәм ял лагеренда, 400 бала мәктәп яны лагерьларында ял иттеләр. 7 укучы Кара диңгез буенда булып кайтты.

Борискино урта мәктәбе директоры урынбасары Юлия Шатунованың конференциядә ясаган чыгышы күпләргә ошагандыр. Бердән, ул кәгазьгә карап укымады. Сөйләгәннәре дә үзләренең эш тәҗрибәләре, өйрәнгән-ирешкәннәре хакында булды. Юлия Шатунова авыл мәктәпләрендә аз санлы укытучылар белән методик эшләрне дөрес (грамотно) оештыру турында үз фикерләре белән уртаклашты. Әлеге мәктәптә 2009 елда "Альтернатива" педагогик клубы оешкан булган. Ул дүрт лабораторияне берләштергән. Бу - педагоглар тәҗрибәсе, аларның инновациясе, иҗаты һәм мәктәпнең тәрбия киңлеге лабораторияләре. Менә шулай эшләүнең нәтиҗәсе дә озак көттерми. Әйтик, математикадан БДИда алар соңгы өч елда районның һәм республиканың уртача күрсәткеченнән күпкә зуррак баллар җыйганнар. Олимпиадаларда призлы урыннар алучылар арткан.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры урынбасары ... Идиятуллина үз уку йортларында милли тәрбия эшенең торышы белән таныштырды. Бер уңайдан ул гимназия бинасын төзекләндерү таләп ителүе хакында да әйтеп узды. Конференциядә катнашкан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Тамара Федорова бу мәсьәләне министр Энгель Фәттахов алдында да күтәрергә ышандырды.

Базарлы Матактагы "Ромашка" балалар бакчасы мөдире Алсу Гайнетдинова үзләрендә шәхес тәрбияләүдә туган телнең һәм милли тәрбиянең бай мөмкинлекләреннән файдаланып эшләүләре, сабыйлар күңеленә игелеклелек, инсафлылык орлыклары салырга омтылулары хакында сөйләде.

ЮХИДИның район бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафинның да мәгариф хезмәткәрләренә әйтер җитди сүзе бар.

-Соңгы вакытта юлларда кеше үлеме, аварияләрдә җәрәхәтләр алулар күбәйде. Әйтик, быелның җиде аенда республикада балалар катнашында 316 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда 10 кеше үлде, 331 кешенең сәламәтлегенә зыян килде. Без бүген укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен төшендерү, юлларда балаларның зыян күрүенә юл куймау юнәлешендә уртак тырышлык белән, бергәләп эшләргә тиешбез,-дип мөрәҗәгать итте районның баш автоинспекторы укытучыларга.

Базарлы Матак урта мәктәбе бүген районда һәм республикада алдынгы уку йорты. Аның җитәкчесе Луиза Абдрахманованың чыгышы да үзенчәлекле һәм кызыклы булды. Мәктәпнең уңышлары, тәҗрибәсе, алга планнары турында директор белән бергә сәхнәдә берничә укытучы һәм укучылар да сөйләде. Бөтен залны кызыксындырган әлеге чыгышны мәктәп тормышы турындагы видеоролик та тулыландырды.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе начальнигы (управление обшего образования) Тамара Федорова район мәгариф системасын белем бирү сыйфаты буенча республика рейтингының аскы баскычыннан күтәрү юллары хакында сөйләде. Әйтик, бер мәктәптә математика көчле укытыла икән, башка белем йортларыннан да укучыларны БДИга шул базада әзерләргә кирәк, дип киңәш итә ул. Кайсыдыр фән буенча көчле укытучыларга кытлык булса, андый белгечне Казаннан китертергә булышырбыз, ди Тамара Федорова.

Район башлыгы Александр Никошин да чыгышын шул проблемадан башлады:

-Мәктәпләрдә сыйфатлы белем бирү өчен бүген барлык шартлар да тудырылган. Республика, район уку йортларына төрлечә ярдәм итеп тора, аларның матди-техник базасы елдан-ел ныгый. Безгә белем бирүдә болай аксап эшләү бер дә килешми. Бүгеннән башлап без укытуның сыйфатын тамырдан үзгәртергә тиеш. Моңа ирешү өчен залда утырган һәр укытучы үз хезмәтен зур тырышлык белән башкарырга, эш нәтиҗәләрен бермә-бер яхшыртырга тиеш,-диде район җитәкчесе һәм яңа уку елында һәр мәктәпкә, һәр коллективка хезмәт уңышлары теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев