Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр гаиләнең үз матурлыгы, үз сере

Игътибар иткәнегез бар микән, әкиятләр ничек тәмамлана? Егет белән кыз күп сынаулар үтә, хисләрен сыный һәм, ниһаять, кавышалар. Зурлап туй үтә, аннары әкиятче кыска гына итеп, сүзен: "Алар озак һәм бәхетле гомер кичерделәр", дип йомгаклап та куя. Әйтерсең, туй белән бөтен кызык бетә дә. Ә бит, уйлап карасаң, чынлап та...

Игътибар иткәнегез бар микән, әкиятләр ничек тәмамлана? Егет белән кыз күп сынаулар үтә, хисләрен сыный һәм, ниһаять, кавышалар. Зурлап туй үтә, аннары әкиятче кыска гына итеп, сүзен: "Алар озак һәм бәхетле гомер кичерделәр", дип йомгаклап та куя. Әйтерсең, туй белән бөтен кызык бетә дә.
Ә бит, уйлап карасаң, чынлап та шулай. Туйның икенче көненнән үк бөтенләй башка тормыш башлана. Ул ир белән хатыннан зур сабырлык һәм хезмәт сорый. Көн саен килеп туган мең мәшәкатьне бергәләп хәл итәргә, авыр вакытта бер-береңә терәк була белергә өйрәнергә кирәк. Гаиләң тук, тормышың бөтен булсын дип тырыша-тырмаша хезмәт куярга кирәк. Мондый сынауларга һәркем дә чыдамый. Әмма мәхәббәтен саклый алган, тормыш иптәшенә тугрылык саклаган ир дә, хатын да, ниһаять, бәхетнең ни икәнен аңлый.
Шундый гаиләләр бик күп бездә. Яңа бәйрәм - 8 июль көнне һәр авыл җирлегеннән берәр үрнәк гаиләне район үзәгендәге балалар иҗаты йортына чакырып хөрмәтләделәр. Бу көнне һәркемгә үрнәк бер гаиләне Россия Федерациясенең "За любовь и верность" медале белән бүләкләү гадәте бар. Әлеге медальне быел Иске Матактан Геннадий Петрович һәм Валентина Ивановна Демидовларга тапшырдылар. Алар өчен беренче дәүләт бүләге түгел икән бит медаль. Кайчандыр чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашкан, күп тапкырлар социалистик ярыш җиңүчесе булган гаилә башлыгы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, ә Валентина Ивановна Ана медаленә ия. Алар бергәләп 6 бала үстергәннәр. Демидовларга Россия бүләген район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринас Сәлахов тапшырды.
Әйткәнемчә, бәйрәмгә һәр авыл җирлеге үз вәкилен җибәргән. Әнә Әмир һәм Румия Низамовлар - Иске Камкадан, гомер буе туган ягыбызда хезмәт куйган, өч бала үстереп тәрбияләгән хөрмәтле кешеләр. Хезмәт биографияләре "Колчурино" колхозы белән бәйле Анатолий һәм Римма Варламовлар, Яңа Чаллыда яшәп эшләгән Нәбиулла һәм Сәйдә Сираевлар, Иске Салманнан килгән Нәбиулла һәм Разия Гыйззәтуллиннар 50 елдан артык бәхетле парлар булып яшәп, дүртәр баланы аякка бастырганнар, инде оныклар карашалар.
Сергей Васильевич һәм Лидия Филипповна Световидовлар 60 елдан артык бергә! Алар Түбән Кәчидән. Гаилә башлыгы тырыш хезмәте аркасында Почет билгесе орденына лаек булган якташыбыз. Тормыш иптәше белән 5 бала үстергәннәр алар, хәзер инде 10 оныклары һәм 5 туруннары да бар! Чуаш Борнаеннан Емелюковлар гаиләсендә совет чоры орденына Нина Михайловна лаек булган: уңган бозау караучыны Хезмәт даны ордены белән бүләкләгәннәр. Ире белән өч бала үстереп, хәзер шулар кадерендә яшиләр.
Бәйрәмгә гаилә тормышы "стажлары" бик күп булган, инде алтын туйларын да үтеп киткән өлкәннәребез чакырылган иде. Менә Үргәгардан Әсәдулла абый белән Оркыя апа Садыйков- лар. Алар 1958 елда өйләнешкәннәр, 4 бала үстергәннәр. Әбекәйгә тиздән 90 яшь тула! Бер сайлаган парың белән шундый озак яшәү нинди бәхет! Каргадан Рәис белән Рузалия Хисаметдиновлар, Чиябаштан Мөкатдир һәм Сания Шәяхмәтовлар, Салманнан Идрис һәм Асия Гайнетдиновлар иңгә-иң куеп 55-57 ел бергә гомер итәләр! Ә Татар Төгәлбәеннән Габдуллаҗан бабай белән Сөембикә әби Гайнетдиновлар бриллиант туйларын да "узып киткәннәр"! Алар янында Югары Әлкидә 45 ел бәхетле гаилә булып яшәүче Шамил һәм Гөлҗиһан Гыйләҗевлар белән Сихтермәдән Владимир һәм Анна Красновлар (33 ел бергә) бөтенләй яшь әле.
Хәер, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә данланган һәр пар барыбыз өчен дә үрнәк. Алар үз адресларына күпме җылы сүз ишеттеләр бәйрәмдә! Ә мәдәният хезмәткәрләре аларга багышлап җырлар җырладылар. Дөрес, без, бу гаиләләр белән сокланып утыручылар, кунаклардан гаилә тарихларын ишетәсебез килгән иде. Кызык бит, бергә 60 ел яшәү аларга нинди бай тәҗрибә биргән дә, шушы дәвердә ни генә кичерергә туры килмәгән. Әмма кичәне оештыручылар, ни кызганыч, кунакларга сүз биреп тормадылар. Хәер, залда өлкәннәр сүзенә колак салырдай яшьләр дә җитми иде шул. Юкса, ике буынның бер-берсенә әйтер сүзе дә, бирер соравы да табылыр иде. Алга таба мондый бәйрәмнәрнең эчтәлеген тагын да бай итүне уйласын иде оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев