Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

23 октябрьдә муниципаль район советының икенче утырышы булды. Аны район советы рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тә катнашты. Утырышта беренче итеп муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә каралды. Район советының 21 сентябрьдә булган беренче утырышында район башкарма комитеты...

23 октябрьдә муниципаль район советының икенче утырышы булды. Аны район советы рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тә катнашты.

Утырышта беренче итеп муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә каралды.

Район советының 21 сентябрьдә булган беренче утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителгән иде. Конкурс шартлары турында район газетасында да басылды.

Советның бу утырышында конкурс комиссиясе рәисе Рәшит Билалов депутатларны конкурс йомгаклары белән таныштырды. Аның хәбәр итүенчә, конкурста катнашу өчен комиссиягә ике кандидат документларын тапшырган. Болар - "Сөт иле" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Әсхәт Сәгъдиев һәм Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин. Комиссия кандидатларның икесен дә конкурс үткәрү тәртибе турындагы положение таләпләренә туры килә дип тапкан.

Аннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатлар Әсхәт Сәгъдиевка һәм Рәшит Мусинга сүз бирелде.

Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына кандидатларның кайсын билгеләүне район советы депутатлары ачык яисә яшерен тавыш бирү юлы белән хәл итә. Бу юлы депутатлар ачык тавыш бирүне сайладылар. Регламент нигезендә, депутатларның күпчелеге яклап тавыш биргән кандидат башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләнә.

Конкурс комиссиясенә гариза һәм документларны беренче булып Әсхәт Сәгъдиев тапшырган. Аның кандидатурасы беренче булып тавышка куелды. Депутатларның барысы да аны яклап тавыш бирде. Шулай итеп, Әсхәт Сәгъдиев район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.

Район башлыгы Александр Никошин Әсхәт Минзыятдин улын бу җаваплы вазыйфага билгеләнүе белән тәбрик итте, сәламәтлек, район үсеше өчен башкарасы хезмәтләрендә уңышлар теләде. Яңа сайланган башкарма комитет җитәкчесе үзенә күрсәтелгән зур ышаныч өчен депутатларга рәхмәт әйтте һәм алга таба үзара ярдәмләшеп эшләрбез дигән ышаныч белдерде.

Аннан соң район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев арасында төзелгән контрактка имзалар салынды.

Әсхәт Минзыятдин улы Сәгъдиев - 52 яшь, югары белемле, белгечлеге буенча зоотехник. Базарлы Матак авылында яши.

Җитәкчелек эшендә стажы һәм тәҗрибәсе зур. 11 ел "Актай" совхозында эшләп, зоотехниктан хуҗалык директоры дәрәҗәсенә күтәрелде. 12 ел дәвамында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазыйфаларын уңышлы башкарып килде. 2014 елдан Казанда "Сөт иле" ҖЧҖ генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары булып эшләде.

Бу елның 23 октябрендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.

Шуннан депутатлар көн тәртибендәге икенче мәсьәләгә күчтеләр.

Беренче утырышта район вәкиллекле органының төп эшчәнлек юнәлешләре буенча биш даими комиссия төзү хакында карар кабул ителгән иде. Бу утырышта, депутатларның үз теләкләрен дә исәпкә алып, һәр комиссиянең составы расланды.

Утырышта шулай ук район территориаль сайлау комиссиясе составына кандидатура тәкъдим итү турындагы мәсьәлә каралды. Бу елның декабрендә район сайлау комиссиясенең вәкаләтләр срогы бетә. Татарстан Сайлау кодексы нигезендә, хәзер комиссиянең яңа составын формалаштыру бара. Аны хәлиткеч тавыш хокукы булган сигез кешедән төзергә карар кылынган. Территориаль сайлау комиссиясе республика Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары тәкъдимнәре һәм сайлаучыларның яшәү, эш, уку урынындагы җыелышлары тәкъдимнәре нигезендә төзелә.

Муниципаль район советыннан территориаль сайлау комиссиясе составына кандидат итеп депутатлар Вайыс Даутовны тәкъдим иттеләр.

Муниципаль район советының даими комиссияләре составы:

Бюджет, салымнар һәм финанслар комиссиясе

Илфат Сәмигуллин (комиссия рәисе), Рафаэль Гыйльметдинов, Динар Хәкимов, Фәргать Әкбәров, Эльфира Нуртдинова.

Законлылык, хокук тәртибе муниципаль милек һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча комиссия

Рәмис Сәлахов (комиссия рәисе), Хәрирә Әхмәдиева, Ринат Закиров, Галина Самарина, Михаил Елифанов.

Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, сәүдә хезмәте күрсәтү һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча комиссия

Ләйсән Гайфуллина (комиссия рәисе), Елена Краснова, Анна Локтева, Светлана Одушкина, Азат Низамиев.

Төзелеш, төзекләндерү, транспорт, коммуналь хезмәтләр, элемтә мәсьәләләре буенча комиссия

Илалетдин Җәләлетдинов (комиссия рәисе), Рашат Гыйззәтуллин, Дамир Шәйхетдинов, Илнур Кәлимуллин, Рәис Галиуллин.

Агропромышленность комплексы, җирдән файдалану һәм экология мәсьәләләре буенча комиссия

Мансур Галиуллин (комиссия рәисе), Николай Кудряшов, Рәис Гайфуллин, Евгений Васяйчев, Фәнис Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев