Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы сайланды

21 сентябрьдә район мәдәният йортында өченче чакырылыш муниципаль район советының беренче утырышы булды. Билгеләнгән тәртип буенча беренче утырышны алып бару район советының яше буенча иң өлкән депутатына - Рафаэль Гыйльметдиновка йөкләнде. Утырышта Табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү...

21 сентябрьдә район мәдәният йортында өченче чакырылыш муниципаль район советының беренче утырышы булды. Билгеләнгән тәртип буенча беренче утырышны алып бару район советының яше буенча иң өлкән депутатына - Рафаэль Гыйльметдиновка йөкләнде.

Утырышта Табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Ильяс Гозәиров һәм Татарстан Дәүләт Советы Аппараты Оештыру Идарәсенең җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире урынбасары Ришат Хафизов катнаштылар.

Мәгълүм булганча, бу елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау узды. Барлык сайлау округлары буенча депутатлар сайланды һәм билгеләнгән тәртиптә теркәлде. Авыл җирлекләренең вәкиллекле органнары формалашты. Җирлек советларының беренче утырышларында авыл җирлекләре башлыклары һәм җирлекләрнең район советына вәкилләре сайланды.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, 21 сентябрьдә "Бердәм Россия" партиясе район җирле бүлеге конференциясе булды, аның йомгаклары буенча муниципаль район советында әлеге партиянең депутат фракциясе төзелде. Фракция җитәкчесе итеп Рамил Минһаҗев сайланды.

Район Уставына нигезләнеп, район советы утырышының көн тәртибенә мондый мәсьәләләр кертелде:

1.Районда Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау йомгаклары турында.

2.Район башкарма комитеты җитәкчесенең отставкасы турында.

3.Район башлыгын сайлау турында.

4.Район башлыгы урынбасарын сайлау турында.

5.Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү турында.

Районда сайлау йомгаклары турында мәгълүмат белән депутатлар алдында район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов чыгыш ясады.

Аннары депутатлар көн тәртибендәге икенче мәсьәләгә күчтеләр. Район советы адресына район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошиннан гариза кергән. Анда ул, Базарлы Матак авыл җирлеге советы депутаты булып сайлануы белән бәйле рәвештә, район башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату хакында сорый. Бу Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 120 маддәсе таләбе белән бәйле. Аның нигезендә, сайланган депутат депутат статусы белән туры килми торган вазыйфалардан азат ителергә тиеш. Депутатлар Александр Никошинның гаризасын канәгатьләндерделәр - аның район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан оставкасын кабул иттеләр.

Шуннан соң утырыш муниципаль район башлыгын сайлау хакындагы мәсьәләне карауга кереште. Район Уставы нигезендә, район башлыгы яңа сайланган район советының беренче утырышында район советы депутатлары арасыннан район советы вәкаләтләре срогына, ягъни биш елга сайлана. Район башлыгын сайлау район советы депутатлары тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан, шул исәптән район составына керүче җирлекләрнең вәкиллекле органнары, район кешеләре, җәмәгать оешмалары, Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимнәре нигезендә башкарыла. Муниципаль район башлыгы булып сайланган кеше бер үк вакытта районның вәкиллекле органы, ягъни район советы рәисе булып та тора.

Утырышта Фәрит Хәйретдинов сүз алып, Татарстан Президенты исеменнән район башлыгы вазыйфасына кандидат итеп Александр Никошинны тәкъдим итте.

-Александр Федорович Әлкидә туып-үскән, районда төрле җитәкче вазыйфаларда эшләгән кеше. Ул байтак еллар район башкарма комитеты белән җитәкчелек итте. Үзен булдыклы, тырыш, оештыру сәләтенә ия җитәкче итеп танытты, халык арасында абруй казанды,-диде Фәрит Хәйретдинов. -Ул районны, кешеләрне бик әйбәт белә. Район үзәген, авылларны үстерү буенча инде конкрет планнары бар. Белүемчә, халыкны эш урыннары белән тәэмин итүне, продукция эшкәртү предприятиеләре төзүне алгы планга куя. Александр Никошин район башлыгы вазыйфасына бик лаек кандидат дип исәплим.

Аннан соң "Бердәм Россия" партиясе фракциясе җитәкчесе Рамил Минһаҗев һәм Салман авыл җирлеге депутаты Анна Локтева район башлыгы вазыйфасына Александр Никошин кандидатурасын хуплап чыгыш ясадылар.

Район башлыгы вазыйфасына бүтән кандидатлар күрсәтелмәде.

Район башлыгы вазыйфасына кандидат Александр Никошин, депутатлар алдында чыгыш ясап, башлык булып сайланган очракта аңа халык алдында бик зур җаваплылык йөкләнүен, һәм район икътисадын үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп эшләячәген әйтте.

Ачык тавыш бирү юлы белән депутатлар бертавыштан Александр Никошинны район башлыгы итеп сайладылар.

Александр Федорович үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен депутатларга рәхмәт белдерде, халык алдындагы җаваплылыкны һәм үзенә күрсәтелгән олы ышанычны аклау өчен барын да эшләячәген әйтте. Аннары ул яңа сайланган район башлыгы буларак ант итте:

-Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы башлыгы буларак миңа йөкләнгән югары бурычларны тормышка ашырганда Россия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм законнарын, Әлки муниципаль районы Уставын төгәл үтәргә, Әлки районы халкына мул һәм әйбәт тормыш тәэмин итү, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен бөтен көчемне һәм белемемне бирергә ант итәм!

Шуннан соң район советы утырышын муниципаль район башлыгы Александр Никошин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев