Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район үзәгендәге “Каенкай” балалар бакчасы 1976 елда төзелгән

Район үзәгендәге "Каенкай" балалар бакчасы 1976 елда төзелгән. Шуннан бирле анда бер тапкыр да капиталь ремонт булмаган. Дөрес урыны-урыны белән искергән торбаларны, черегән идән участокларын алыштырганнар, җиңелчә буяу-төзекләндерү эшләре башкарганнар. Салкын булса электр мичләре куеп, тәрәзәләрне җил кермәслек итеп җылытып, ата-аналар ярдәменә таянып, хәлдән чыгу юлларын тапканнар һәм ремонт көткәннәр....

Район үзәгендәге "Каенкай" балалар бакчасы 1976 елда төзелгән. Шуннан бирле анда бер тапкыр да капиталь ремонт булмаган. Дөрес урыны-урыны белән искергән торбаларны, черегән идән участокларын алыштырганнар, җиңелчә буяу-төзекләндерү эшләре башкарганнар. Салкын булса электр мичләре куеп, тәрәзәләрне җил кермәслек итеп җылытып, ата-аналар ярдәменә таянып, хәлдән чыгу юлларын тапканнар һәм ремонт көткәннәр.

Ниһаять, күптән көтелгән бу көн җитте. 18 гыйнварда "Каенкай"га төзүчеләр килде. "Бердәм Россия" партиясе Татарстан бүлегенең "Балалар бакчалары - балаларга" проекты кысаларында бу бакчага капиталь ремонт ясау өчен 24 миллион 570 мең сум акча бүлеп бирелде. Мәгарифне һәм сәламәтлек саклауны үстерү, халыкны социаль яклауны яхшырту, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү - Миңнеханов стратегиясе алга куя торган төп бурычлар бу.

Республика программасыннан файдаланып, ремонтны бинаның түбәсеннән башлыйлар. Аннары 88 тәрәзәнең барысын да пластикларга алыштыралар. Бүген инде бинаның фасадын җылытып, аны сайдинг белән тышлауны тәмамлап киләләр. Сууткәргечләр һәм канализацияне яңарту 90 процентка башкарылган. Электр белән яктыртуның яртысы ремонтланган, бина эчендәге бизәү эшләре ахырына якынлашып килә.

Ә менә бина тирәсен цементлап чыгу, вентиляция һәм янгын сигнализациясе урнаштыру эшләренә керешмәгәннәр әле. Бу аңлашыла да, болар ремонт эшләренең иң соңгылары булып башкарылачак. Хәер, бинаның үзен ремонтлау белән бергә, төзүчеләр әйләнә-тирәне төзекләндерү белән дә шөгыльләнәләр.

Бакчада бүлмәләр саны һәм аларның зурлыгы үзгәрмәгән. Әмма алар элеккеләреннән аермалы булачак. Әйтик, беренче катта бөтен җирдә җылы идән була, ә юыну бүлмәләрендәге кафельнең матур бизәкләренә теләсә кайсы бала сокланырлык.

Бизәү эшләре тиз темплар белән, әмма сыйфатлы итеп башкарыла. Монда Арман һәм Шаген Кирокасян хезмәт куялар. Плитә түшәүче Рифат Аширов һәм Владимир Савченко да эшләрен намус белән үтиләр. Бинаны "төлке тунына киендерүчеләр" (фасад кызгылт-сары төстәге металл сайдинг белән тышлана) - төзүчеләр Алексей һәм Николай Варламовлар, Дмитрий Софронов.

Шуны да өстәргә кирәк, биредәге балаларның барысы да әлегә "Теремкәй" һәм "Салават күпере" бакчаларына йөри. Аларны анда үз тәрбиячеләре карый.

Ә "Каенкай"да ремонт гөрли. Район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев бинаны төзекләндерүне 1 сентябрьгә төгәлләү зарурлыгына басым ясый. Аның әйтүенчә, республикабызда бүген "Бердәм Россия" партиясенең 23 федераль һәм 9 региональ проекты гамәлгә ашырыла. Безнең балалар бакчасы да шул проектлар кысасында ремонтлана.

Көзнең беренче көнендә бәләкәчләр бөтенләй яңарган, матурланган, җылынган "Каенкай" бинасына атлап керерләр. Әйе, " Бердәм Россия" партиясе үз гражданнарын социаль яклауга аеруча әһәмият бирә, моны үзенең турыдан-туры җаваплылыгындагы бурыч дип саный.

Яңарган балалар бакчасының тирә-юне дә аның исеменә туры килеп торачак - карт каеннар урынына монда бу матур агачларның яшь үсентеләрен утыртканнар.

Татьяна Заминалова, балалар бакчасы мөдире:

-Бакчабыз 120 урынга исәпләнгән, әмма балалар күбрәк йөрде. Бу Базарлы Матактагы иң өлкән бакча. Бирегә мин 1984 елда тәрбияче булып эшкә килгән идем. Соңгы елларда, бина искергән булу сәбәпле, гел проблемалар туып торды. Партия проекты ярдәмендә бакчабыз заманча төс ала. Анда нәнилә р өчен барлык уңайлыклар булачак.

Сүрия Мәрдиева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы:

-"Каенкай" мәктәпкәчә белем бирүнең яңа стандартларын гамәлгә ашыру буенча база мәйданчыгы санала. Бу бакчада гел семинарлар үткәрелә. Монда тәрбиячеләрнең профессиональ дәрәҗәсе дә югары. "Каенкай" гел иң яхшылардан булды, бинасы да моңа туры килерлек булсын иде.

Рафаэль Ибраһимов, "Артстрой" фирмасы прорабы:

-Ремонт әйбәт темплар белән бара. Төзелеш материаллары китерүдә тоткарлык юк. Бу көннәрдә иске җылылык торбаларын сүтеп алдык, алар урынына яңа, заманчаларны урнаштырабыз. Өстәмә рәвештә янгын баскычлары да куябыз, бу балалар учреждениеләр өчен мәҗбүри таләп.

Аида Гайнетдинова, балалр әнисе:

-Кызым Зәринә белән улым Рәзил "Каенкай"га бик яратып йөриләр. Биредә персонал әйбәт, балаларны мәктәпкә әзерләүгә зур игътибар бирәләр. Соңгы вакытта безгә, әти-әниләргә, тәрәзәләрне ябыштыруда, идәннәрне буяуда еш ярдәм итәргә туры килә иде. Әмма, күпме генә тырышма, иске бинаны яңа белән чагыштырып булмый инде. "Бердәм Россия" проекты кысаларында бакчага ремонт ясаласын белгәч, бик сөендек. Балаларыбыз хәзер вакытлыча "Теремкәй"гә йөри. Бу бакча да "Бердәм Россия"леләр инициативасы белән төзелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев