Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район үзәк хастаханәсе территориясендә күчмә маммография пункты эшли башлады

Хатын-кызларның сөт бизләрен тикшерү аппараты белән җиһазланган "КамАЗ" автомобиле республика онкология диспансерыннан килде. Медиклар әйтүенчә, һәрбер хатын-кыз профилактика максатында өч елга бер мәртәбә бу катлаулы булмаган процедураны үтәргә тиеш. -Узган ел үткәрелгән диспансерлаштыру нәтиҗәсендә һәр икенче хатын-кызда нормадан тайпылышлар ачыкланды,-ди Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе поликлиникасы мөдире Рафилә Бабакулова. Нигездә...

Хатын-кызларның сөт бизләрен тикшерү аппараты белән җиһазланган "КамАЗ" автомобиле республика онкология диспансерыннан килде.

Медиклар әйтүенчә, һәрбер хатын-кыз профилактика максатында өч елга бер мәртәбә бу катлаулы булмаган процедураны үтәргә тиеш.

-Узган ел үткәрелгән диспансерлаштыру нәтиҗәсендә һәр икенче хатын-кызда нормадан тайпылышлар ачыкланды,-ди Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе поликлиникасы мөдире Рафилә Бабакулова.

Нигездә мастопатия, липома кебек авырулар ачыкланган. Мондый очракларда хатын-кызларга дәвалау билгеләнә, алар акушер-гинекологта исәпкә куела.Ә катлаулырак очракларда республика онкология диспансерында тулы тикшеренү узу мөмкинлеге бар.

Маммография - бушлай процедура, аны быел диспансерлаштыру вакыты җиткән 39 яшьтән 78 яшькәчә һәрбер хатын-кыз үтәргә тиеш. 2016 елда районда 1744 хатын-кыз диспансер тикшерүе үтә, аларның 1116сына маммография узу зарур. Табиблар һәрбер хатын-кызга әлеге тикшерүне үтәргә кушалар. Бу авыр чирләрне вакытында ачыклау һәм дәвалау өчен кирәк. Узган ел әнә нәкъ менә маммография күкрәк рагының бер очрагын ачыклаган.

Күчмә пункт районда 28 июньгә кадәр эшли.

­­№

Участки

Кол-во

Дни прохождения маммографии

1

Садреев З.С

м/с Фардукова

70

16.06.2016

2

Латыпов Э.Р

м/с Шакирова

110

17.06.2016

3

Гиниятуллина А.Г

м/с Валеева

136

21.06.2016

4

Шайхутдинова Р.Р

м/с Гилязова

115

22.06.2016

5

Шураскина В.В

м/с Чубукова

70

23.06.2016

6

Юхмачи (ЮБ)

24.06.2016

7

ВА Хузангаево

70

25.06.2016

8

ВА Салманы

96

28.06.2016

9

ВА Чув. Брод

27.06.2016

10

Резервный день

28.06.2016

Всего по плану

1116

Зав. поликлинокой: Бабакулова Р.Т.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев