Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районда парклар һәм скверлар көне

5 сентябрьдә республикада беренче тапкыр парклар һәм скверлар көне үткәрелә. Бу яңа төзелгән һәм реконструкцияләнгән паркларда тормышны җанландырып җибәрергә, халыкка саф һавада күмәкләшеп рәхәтләнеп ял итәргә этәргеч булыр. Районыбызда бу шимбәдә өч паркта көне буе төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Үзәктәге Ленин паркында һәм Яшьләр урамында яңа ачылган Геройлар паркында...

5 сентябрьдә республикада беренче тапкыр парклар һәм скверлар көне үткәрелә. Бу яңа төзелгән һәм реконструкцияләнгән паркларда тормышны җанландырып җибәрергә, халыкка саф һавада күмәкләшеп рәхәтләнеп ял итәргә этәргеч булыр.
Районыбызда бу шимбәдә өч паркта көне буе төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Үзәктәге Ленин паркында һәм Яшьләр урамында яңа ачылган Геройлар паркында бәйрәм чаралары балалар өчен иртәнге 9 дан башлана. Һәр ике паркта өчәр мәйданчык булдырылачак. Берсендә бию мәйданчыгы эшләр. Биредә белгеч-педагоглар сезне биюгә өйрәтер, ахырдан осталыгыңны күрсәтеп ярышып алырга да мөмкин булыр.
Икенче мәйданчыкта балаларны рәсем ясау серләренә өйрәтәчәкләр. Биредә "Дөнья балалар күзлегеннән" ("Мир глазами детей") бәйгесе оештыру да планлаштырыла.
Тагын бер мәйданчыкта "Әти, әни һәм мин - спортчылар гаиләсе" исеме астында ярышлар узачак. Теләге булганнар Сабан туе уеннарында һәм бәйгеләрендә катнаша ала. Кечкенәләр исә ачык һавада физик әзерлек дәресләре алыр.
Көннең икенче яртысында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре төрле викториналар, сәнгатьле итеп шигырь уку бәйгеләре үткәрер. Биредә китаплар күргәзмәсе дә эшләячәк.
Ә инде 17 сәгатьтән соң ике паркка да "30 дан, 40 тан, 50 дән узганнар өчен" (кому за 30…") чарасына рәхим итегез. Биредә элеккеге җырлар, биюләр башкарылыр, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин булыр.
Паркларда урамда туклану фестивале дә оештырыла. Эшмәкәрләребез кафелары ял итүчеләргә төрледән-төрле милли ризыклар, тәм-томнар тәкъдим итәр.
Кичен ачык һавада кызыклы нәфис фильм карарга мөмкин булачак. Үзәк паркта тир да эшләп торыр.
Вахитов урамындагы паркта исә көне буе мини-футбол буенча районның иң көчле командалары көч сынашачак.
Хөрмәтле әлкилеләр! 5 сентябрьдә район үзәге паркларында сезне күңелле ял итәргә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев