Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәсемнәрдә – эчкерсез балалар теләге

Апрель аенда республиканың кырыктан артык иҗтимагый оешмасы берләшеп "Президент белән бергә" дигән иҗтимагый хәрәкәт барлыкка китергәннәр иде. Аның филиалы безнең районда да бар һәм уңышлы гына эшләп килә, кызыклы чаралар үткәрә, кешеләрне төрле файдалы эшләргә берләштерә. -"Президент белән бергә" хәрәкәте иң актив, бернәрсәгә дә битараф булмаган әлкилеләрне бергә туплады. Безнең...

Апрель аенда республиканың кырыктан артык иҗтимагый оешмасы берләшеп "Президент белән бергә" дигән иҗтимагый хәрәкәт барлыкка китергәннәр иде. Аның филиалы безнең районда да бар һәм уңышлы гына эшләп килә, кызыклы чаралар үткәрә, кешеләрне төрле файдалы эшләргә берләштерә.

-"Президент белән бергә" хәрәкәте иң актив, бернәрсәгә дә битараф булмаган әлкилеләрне бергә туплады. Безнең максатыбыз - республика һәм район үсешенә үз өлешебезне кертү,-ди хәрәкәтнең бездәге филиалы җитәкчесе Әнисә Гайфуллина.

Бүген без "Президент белән бергә" хәрәкәте оештырган бер генә конкурс турында әйтеп үтәбез. Ул - "Безнең республика: Без булдырабыз! Без бергә" дигән девиз астында үткәрелгән балалар рәсемнәре бәйгесе. Гади генә рәсемнәр түгел, Республика көненә багышланган открыткалар эскизлары ясадылар малайлар һәм кызлар.

Бу конкурс "Яшь имәннәр" лагерында узды. Биредә ял итүче илледән артык бала бик тырышып, бөтен фантазиясен эшкә җигеп открыткалар ясадылар ул көнне. Открыткаларда балалар Татарстан байрагын, республикабыз сиволы булырдай Казан Кремлен, борынгы Болгар манарасын сурәтләгәннәр, үзләренчә тырышып чәчәкләр белән бизәгәннәр, котлау сүзләре язганнар. Открыткалар ясаучылар үз теләкләрен кемгә генә адресламаган! Әнә Айдар Сәлахов әти-әнисенә бәхет, сәламәтлек тели, ә Катя Александрова "Без синең белән горурланабыз Татарстан!" дип язган. Кристина Меликян барлык татарстанлыларга "бер йөк бәхет, диңгез кадәр мәхаббәт" теләгән. Җәләев Илһам Президентның үзен котлаган! Аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәп ясаган открыткасын Ксения Тихоновага вожатыйлары Ләлә Гаязовага багышлаган. Ә Гөлинә Җәләева иң газиз кешесенә - әнисенә сәламәтлек теләгән... Һәр открыткада балаларның эчкерсез теләге, хыялы чагыла. Ул теләкләр тормышка ашсын, илебез, республикабыз имин-тыныч, һәрчак үсештә булсын иде.

Открыткалар конкурсына 28 августта нәтиҗә ясалды, җиңүчеләргә Татарстан символикасы төшерелгән бүләкләр бирелде. Дөрес, алар арасында кечкенә әлкилеләр юк. Әмма җиңүдә мени хикмәт. Балаларның кечкенәдән туган ягыбыз, илебез турында уйланып, Ватанны яратырга өйрәнеп үсүләре кыйммәт. Татарстанның алдагы көне алар кулында бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев