Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Руль артына алкогольле эчемлекләр кулланып утырган 94 кешене ачыкладык",–ди Рәис Сафин

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән чираттагы рейдка чыккач, узган ел йомгаклары турында да сөйләшеп киттек. -Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча даими эш алып барсак та, район юлларында хәлләр бер дә яхшырмый шул,-дип борчуын белдерде районның баш автоинспекторы Рәис Сафин. Хафаланырлык та бит. Былтыр районда 23 авария булган. Аларда 6 кешенең гомере...

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән чираттагы рейдка чыккач, узган ел йомгаклары турында да сөйләшеп киттек.

-Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча даими эш алып барсак та, район юлларында хәлләр бер дә яхшырмый шул,-дип борчуын белдерде районның баш автоинспекторы Рәис Сафин.

Хафаланырлык та бит. Былтыр районда 23 авария булган. Аларда 6 кешенең гомере өзелгән, 23 кеше җәрәхәтләнгән. Ә аннан алдагы, ягъни 2013 елда 21 юл-транспорт вакыйгасында 3 кеше үлгән, 25 е имгәнгән булган.

-Юл һәлакәтләренә китерүче төп сәбәпләр нинди соң? -дип кызыксынам.

-Иң беренчесе - салмыш хәлдә руль артына утыру -Узган елгы 23 авариянең тугызында машина йөртүчеләр айнык түгел иде. Әлеге һәлакәтләр нәтиҗәсендә өч кеше вафат булды, сигезе авыр тән җәрәхәтләре алды.

-Әле бит юлда исерек хәлдә тоткарланучы йөртүчеләр күпме!

-Узган ел руль артына алкогольле эчемлекләр кулланып утырган 94 кешене ачыкладык.

-Аларга нинди җәза бирелде?

-Барысы да транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр һәм 30 ар мең сум штрафка тартылдылар.

Рәис Сафин әйтүенчә, машина белән идарә итүчеләрнең тизлек режимын сакламавы да бик еш аяныч нәтиҗәләргә китерә. Узган ел тизлекне арттыру нәтиҗәсендә 6 юл-транспорт вакыйгасы булган. Аларда бер кеше үлгән, җиде кеше зыян күргән.

-Юлда каршы хәрәкәт полосасына чыгу, "права"сыз руль артына утыру, җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве һәм исерек булуы аркасында да кеше үлеменә китергән һәлакәтләр булды, -ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы.

…Рейдта без район үзәге урамнарын әйләнеп чыктык һәм Нурлатка илтүче юл киселешендә тукталдык.

-Яраталар да инде "очып" йөрергә автомобильчеләребез,-ди баш автоинспектор. Аның сүзләре рас булып чыкты. Ярты сәгать басып торганбыздыр, алты машина йөртүчегә тизлекне арттырганнары өчен беркетмәләр төзелде.

"Дэу-Нексия" автомобиле исә йөртүчесенең кәрәзле телефоннан сөйләшеп барганы өчен туктатылды.

-Бик ашыгыч эш буенча шылтыратырга кирәк иде, шуңа сөйләшми булдыра алмадым,-дип акланып маташты шофер егет. Әлеге мөһим шылтырату аңа шактый кыйммәткә төште - мең ярым сум штраф салынды.

-Сезне өнәп бетермәүчеләр дә бардыр, артык бәйләнә дип саныйлардыр,- дим автоинспекторга.

-Андыйлар байтак,- ди ул. -Нишлисең, безнең хезмәтебез шундый -юл хәрәкәтендә катнашучыларны һәлакәттән саклап калырга тырышабыз. Иң мөһиме, машина йөртүчеләр үтә дә сак булсыннар, юл кагыйдәләрен бозмасыннар иде.

Икенче тукталышыбыз Яңа Алпар авылы янәшәсендә булды. "Җиделе" Жигули автомобилен туктаткач, андагы нәни пассажирның кәнәфисез утыруы ачыкланды. Пенсия яшендәге дәү әтисе үзенең кагыйдә бозуын таныды, билгеле. Бу гамәле белән оныгының тормышын куркыныч астына куюын да аңласын иде. Аңа 3 мең сум штраф салынды.

Әлеге абзыйга беркетмә төзегән арада рациядән район юллары буйлап патрульлек итүче инспекторлар Рәфис Хатыйпов һәм Рәмзил Вәлиуллин элемтәгә чыкты. Алар Югары Әлки тирәсендә К-700 тракторын туктатуларын, Салманда кар чистартып кайтучы 50 яшьлек тракторчының аягында басып тора алмаслык исерек булуын хәбәр иттеләр.

-Кирәк бит, һаман шул аракы,-дип уфтанып куйды Рәис Сафин.

Ел башыннан бирле инде өченче исерек йөртүченең тоткарлануы. 1,5-2 елга "права"сыз калу да, 30 мең сум штраф түләү дә эчкече нәфесенә чик куя алмас икән…


Рәфәс Билалов, Түбән Әлки мәктәбе укытучысы:

-Юлларда аварияләрнең арта баруы кемне генә хафаландырмый икән. Минемчә, моның төп сәбәпләре - руль артына утыручыларның игътибарсызлыгы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белеп бетермәве. Күп вакыт ашыгу харап итә кешене. Минем белән бәхетсезлек булмас, дип исәпли кайберәүләр. Ә киресенчә килеп чыга…

Әнвәр Фәртдинов, иминиятләштерү агенты, Базарлы Матак авылы:

-Исерек шоферларның тоткарлануы хакында газетадан укыган я ишеткән саен исем китә, нәфрәтләнәм. Ничек аракы эчеп рульгә утырырга кирәк?! Мондый кешеләр намуссыз гына түгел, җинаятьчеләр. Аларга нинди каты җәза бирсәң дә җәл түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев