Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнен инвалид балалар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен зур бәйрәм чарасы белән билгеләп үттеләр

Әлки районында 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнен инвалид балалар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен зур бәйрәм чарасы белән билгеләп үттеләр. Районның барлык авылларыннан кунаклар балалар иҗат йортына чакырылды. Малайлар-кызлар бәйрәмгә әниләре я укытучылары белән килде. Биредә алар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде. Чәйләр эчеп, матур итеп...

Әлки районында 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнен инвалид балалар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен зур бәйрәм чарасы белән билгеләп үттеләр.

Районның барлык авылларыннан кунаклар балалар иҗат йортына чакырылды. Малайлар-кызлар бәйрәмгә әниләре я укытучылары белән килде. Биредә алар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде. Чәйләр эчеп, матур итеп бизәлгән залга кереп утыргач, яшьтәшләре җыр-биюләр белән кунакларның күңелен ачтылар. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле әкият каһарманнары роленә кереп балаларны уйнаттылар, җырлаттылар, кызыклы тамашалар оештырдылар.

Балаларны сәламләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин да килгән иде. Ул залда утыручыларны бәйрәм белән тәбрикләде, һәр балага сәламәтлек, ныклы белем алып, илгә файдалы кешеләр булып үсүләрен, тормышта үз урыннарын табуларын теләде.

-Укып һөнәр алгач, үзебезнең районда калыгыз, туган төбәгебезнең киләчәге сезнең кулларда,- диде район җитәкчесе.

Аннан алар башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мария Платонова белән кул эшләнмәләре, рәсемнәр, волонтерлар бәйгеләрендә призлы урыннарны алган укучыларга Мактау грамоталары тапшырдылар.

Районыбызда бүген 101 инвалид бала исәпләнә. Беренче чиратта нәкъ менә алар олыларның яклавына, ә авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр даими ярдәмгә мохтаҗ. Җыелган кунаклар алдында ясаган чыгышында Мария Платонова моңа аерым басым ясап әйтте.

Бәйрәм бүләкләрсез була димени. Кунакка килгән йөздән артык баланың һәркайсына район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошиннан һәм Хәйруллин Хәйрия фондыннан тәм-томнар белән тулы күчтәнәч пакетлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев