Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң әйбәт шоферлар гына йөртсен

Күптән түгел республикабызның спортчы балаларын ярышларга алып баручы автобус Түбән Новгород өлкәсендә авариягә юлыкты. Нәтиҗәдә өч кеше, шул исәптән бер бала һәлак булды, яраланучылар да күп. Бу һәлакәт күп сораулар тудырды. Балаларны ерак юлга алып чыгучылар нигә аларның хәвефсезлеге турында тиешенчә кайгыртмаган? Әлеге хәл бүтәннәргә сабак булырмы? Безнең балалар да...

Күптән түгел республикабызның спортчы балаларын ярышларга алып баручы автобус Түбән Новгород өлкәсендә авариягә юлыкты. Нәтиҗәдә өч кеше, шул исәптән бер бала һәлак булды, яраланучылар да күп. Бу һәлакәт күп сораулар тудырды. Балаларны ерак юлга алып чыгучылар нигә аларның хәвефсезлеге турында тиешенчә кайгыртмаган? Әлеге хәл бүтәннәргә сабак булырмы?

Безнең балалар да районнан читкә мәдәни һәм спорт чараларына, экскурсияләргә йөреп торалар. Җәйге каникуллар вакытында күмәкләп төрле шәһәрләргә экскурсияләргә, театрларга барулар бигрәк тә ешая. Мондый сәфәрләрне оештыручылар нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешләр? Бу хакта ЮХИДИның район бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин белән сөйләшәбез.

-Юлда балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү һәрвакыт күз уңында булды. Ә хәзер бу мәсьәләгә игътибар тагын да артты, -ди районның баш автоинспекторы. -Балаларны йөртүче автобуслар "ГЛОНАСС" системасы белән җиһазланган булырга тиеш. Хәер, бу инде мәктәп автобуслары өчен яңалык түгел. Моннан тыш, автобусларга тизлекне сәгатенә 60 километрга кадәр чикләүче механизм, шулай ук юлдагы һәм транспорт чарасының эчендәге хәлне видеога яздыру җайланмасы урнаштыру таләбе куела.

Рәис Равил улы әйтүенчә, балаларны йөртүче транспорт чараларына иң квалификацияле йөртүчеләр җәлеп ителергә тиеш. Аларның ким дигәндә соңгы өч елда өзлексез автобус йөртүче булып эшләүләре шарт. Шоферларның шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга хирыс түгелме икәнлекләре дә исәпкә алына икән.

-Төнлә, ягъни 23 сәгатьтән иртәнге 5 кә кадәр балаларны юлга алып чыгарга ярамый,-дип басым ясый Рәис Сафин. -Тагын бер таләп: балаларны сәяхәткә алып чыгарга ким дигәндә ун көн кала оештыручылар бу хакта ЮХИДИ инспекциясенә язма рәвештә хәбәр итәргә бурычлылар. Бу юл картасын билгеләү, автобус йөртүче турында өстәмә мәгълүмат алу өчен кирәк.

Әлеге таләпләрне үтәү акча чыгымнары да сорый, билгеле. Әмма балалар иминлеге турында сүз барганда теләсә нинди проблема хәл ителергә тиеш.

-Алда әйтелгән кагыйдә һәм таләпләр район мәгариф идарәсенә мәгълүм. Без үз чиратыбызда аларның үтәлешен күзәтеп торабыз. Соңгы ике елда районыбызда балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрү очраклары булганы юк. Алга таба да без уртак тырышлык белән кечкенә пассажирларның иминлеген тәэмин итәргә бурычлыбыз,-ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев