Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы кырларында эш башланды

Районыбыз игенчеләре 23,1 мең гектарда уҗым һәм күпьеллык үлән культураларын тукландырдылар. Шулай ук 6,2 мең гектар мәйданда тырмалау эшләре башкарылды. Районның барлык хуҗалыкларында диярлек язгы кыр эшләре башланды. Җирләр дымлы булудан файдаланып, һәркайда туфракка ашлама кертү актив җәелдерелгән. "Кызыл Шәрык-Агро"да уҗым бодае басуларына биш самолет ярдәмендә ашлама сибәләр. "Борискино", "Әхмәт",...

Районыбыз игенчеләре 23,1 мең гектарда уҗым һәм күпьеллык үлән культураларын тукландырдылар. Шулай ук 6,2 мең гектар мәйданда тырмалау эшләре башкарылды.

Районның барлык хуҗалыкларында диярлек язгы кыр эшләре башланды. Җирләр дымлы булудан файдаланып, һәркайда туфракка ашлама кертү актив җәелдерелгән. "Кызыл Шәрык-Агро"да уҗым бодае басуларына биш самолет ярдәмендә ашлама сибәләр. "Борискино", "Әхмәт", "Салман" хуҗалыкларында очкычлар белән ашлама сибү төгәлләнде. "Хузангай" кооперативы игенчеләре кырларга өстәмә сый кертүне "Туман" агрегатлары белән башкардылар, аларда да бу эш тәмамланды.
"Кызыл Шәрык-Агро"ның "Үзәк Әлки" филиалына караган "Карга" һәм "Хлебодаровка" отрядларында кичә без дә булып кайттык. Биредә ике "АН-2" очкычы басуларга ашлама кертү белән мәшгуль.
"Карга" хуҗалыгы җитәкчесе Илназ Гыйльметдинов:
-Туфракта дым бар чагында тракторлар белән басуга керү читен. Ә туфракта дым кимегәч ашламаның тәэсире азая. Шуңа бу эштә очкычлар файдалану бик отышлы. Ә басуларны ашламыйча югары уңыш алуга өмет юк,-ди.
Без аның белән әңгәмә корган арада, ягулык һәм ашлама салып, очкыч һавага күтәрелде һәм басуга юл тотты.
Ашламаны самолетларга төяп торуга хуҗалык механизаторларын җәлеп иткәннәр. Без килгән көнне биредә Демидовка авылыннан әтиле-уллы Сергей һәм Андрей Захаровлар эшли иде. Андрей армия сафларыннан кайтып менә ике ел инде "К-744" тракторын иярли икән.
-Хәзер бит күп яшьләр яхшы тормыш эзләп шәһәргә китү ягын карый,-дим Андрейга.
-Минем дәү әтием Александр гомерлек тракторчы. Әтием дә аның юлын сайлаган. Җиргә берегеп эшләү теләге алардан күчкәндер. Хезмәт хакын тиешенчә һәм вакытында түләсәләр, туган якта эшләргә исәп, каядыр китеп бәхет эзләргә җыенмыйм,-дип җавап бирде яшь механизатор.
Янәшәдә генә "Хлебодаровка" отрядына караган күпьеллык үлән басуында тырма агрегаты таккан "Арес" тракторы эшли. Штурвал артында утыручы Юрий Свилинны бик азга гына туктатып, эш барышы турында сөйләшеп алдык. Юрий 37 ел инде басулар эшкәртә, чәчә, малларга азык хәзерли. Берара икмәк тә суктырган. Бүгенге корыч атында уникенче сезон хезмәт куя. Тракторның яхшы хуҗа кулында булуы күренеп тора. Дүрт дистә елга якын хезмәт стажы туплаган механизатор җир эшкәртү серләрен дә бик әйбәт үзләштергән.
-Күпьеллык үләннәрне тырмалауга атна башында төштек. Техника куәтле булса да, тизлекне бик арттырып булмый. Юкса, тырма сикерә, үсентене тамырлары белән тартып ала, - ди Юрий Свилин.
"Хлебодаровка" отряды игенчеләре җир кибәргә өлгергән күпьеллык үлән басуларын ашлама белән тукландыруны (170 гектарын) "Амазон" тагылма агрегаты ярдәмендә башкарып чыкканнар.
-Ә самолетлардан файдалану эшне берничә тапкырга тизләтергә ярдәм итә,-ди хуҗалык агрономы Сергей Байков.
Әйе, иң көчле егәрлекле трактор көненә 100-150 гектарда ашлама сипсә, самолетлар 400-500 гектар мәйданда уҗымнарны тукландырырга мөмкин. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында чәчүлек материалларны агулау, тиешле кондициягә җиткереп, чәчүгә әзерләп кую эшләре бара. Барлыгы 2,1 мең тонна орлык хәзерләнгән дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев