Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоат Вәлиев депутат булып сайланды

Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 95,96,97 маддәләре һәм "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында" Федераль законының 70 маддәсенә туры китереп, участок сайлау комиссияләренең тавыш бирү йомгаклары турындагы берекетмәләренең беренче экземплярлары мәгълүматлары нигезендә, 44 нче Алексеевск бер мандатлы территориаль (округ) сайлау комиссиясе бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт...

Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 95,96,97 маддәләре һәм "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында" Федераль законының 70 маддәсенә туры китереп, участок сайлау комиссияләренең тавыш бирү йомгаклары турындагы берекетмәләренең беренче экземплярлары мәгълүматлары нигезендә, 44 нче Алексеевск бер мандатлы территориаль (округ) сайлау комиссиясе бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауны дөрес узды дип тапты.

Сайлау округы буенча тавыш бирүдә 49583 сайлаучы катнашты, бу тавыш бирү ахырына исемлекләргә кертелгән барлык сайлаучыларның 96,78 проценты дигән сүз.

44 нче бер мандаәлы сайлау округы буенча (Алексеевск, Әлки, Спас районнары) сайлаучыларның тавышлары түбәндәгечә бүленде:

Вәлиев Фоат Вәли улы - 97,95 %

Гайфуллов Рамил Равил улы - 0,39 %

Пашина Юлия Алексеевна - 0,40 %

Растремин Валерий Сергеевич - 0,51 %

Хайбуллин Илнур Мингаяз улы - 0,60 %

Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 96 маддәсе 2 бүлеге нигезендә, тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларның иң күп тавышларын җыйган Фоат Вәлиев Алексеевск сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды дип табылды.

Рөстәм Хөснетдинов,

Алексеевск территориаль сайлау комиссиясе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев