Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ШИФАЛЫ ДӘВА БУЛСЫН

7 декабрьдә безнең районда Донор көне үтте - республика кан салу станциясе хезмәткәрләре иртәнге 8 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр әлкилеләрдән кан кабул иттеләр.

Әлеге хәйрия гамәле райондашларның зур активлыгы белән үтте. Иртәдән үк район үзәк хастаханәсе янына кан тапшырырга теләүчеләр күпләп җыелган иде. Кешеләр аңлый: кан теләсә кемгә һәм теләсә кайчан кирәк, үзең я якын туганнарыңның гомерен саклап калуның бердәнбер ысулы булырга мөмкин. Республика клиник хастаханәсендә операция кичергән, туганына ясаткан һәркемгә мәгълүм: алдан берничә кеше кан салу станциясенә килеп, кан тапшырырга тиеш. Үзебезнең район хастаханәсендә дә кан һәм аның компонентлары авыруга ярдәм күрсәтү өчен бик еш кулланыла. Аларны шул ук кан салу станциясеннән соратып алалар. Мондый ярдәм өзлексез булсын өчен "үзебезнең" кан запасын әзерләп кую әйбәт (шартлы рәвештә, билгеле).

Кан тапшыруның да үз таләпләре бар, шуңа күрә башта һәр потенциаль донорны табиблар кабул итеп, сәламәтлеген тикшерделәр - тән температурасы күтәрелмәгәнме, кан басымы югары я түбәнме. Канның нинди төркемгә керүен, резусын ачыкладылар. Бу процедуралар, билгеле, вакыт сорый. Кан алу да дүрт урында гына оештырылганлыктан, чиратлар барлыкка килде. Бусы әйбәт тә инде: кан тапшыру турындагы чакыруга ике йөзләп кеше килгән иде, канны аларның 155еннән алдылар медицина хезмәткәрләре. Шулай итеп безнең районнан Донор көнендә 68 литр кан җыелды.

Әлкилеләрнең шундый активлыгы (әле кайберәүләр, вакыт җитмәү сәбәпле, кан тапшыру теләкләрен гамәлгә ашырып та өлгерә алмадылар) республика кан салу станциясе хезмәткәрләрен дә сокландырган. Алар донорларның һәммәсенә дә рәхмәтле.

Әлеге операциядә актив катнашкан оешмаларны һәм аларның җитәкчеләрен дә атап үтәргә кирәктер. Менә алар: район Советы һәм башкарма комитеты (Д.Хәкимов җитәкчелегендә), мәгариф идарәсен (А.Хәлиуллин), казначылык (М.Җәләлова), район суда (Р.Гаязов), «Әлкиурман» (Ә.Вәлиев), урман хуҗалыгы (Е.Васяйчев), Алексеевск агрокөллияте филиалы (В.Мошков), район үзәк һхастаханәсе (Ә.Яруллин) һ.б., эшмәкәрләр Р.Шәфигуллин, А.Баһаветдинов, А.Шәмәрданова, Д.Галимов.

Рәхмәт сезгә, мәрхәмәтле кешеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев