Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәламәтлек саклау мәсьәләләре каралды

29 июльдә муниципаль район советының утыз тугызынчы утырышы булды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин катнашты. Утырыш белән муниципаль район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелек итте. Утырышта депутатлар төп мәсьәлә итеп районда сәламәтлек саклауның торышын тикшерделәр. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Cветлана Одушкина доклад белән чыкты. -Табибларга...

29 июльдә муниципаль район советының утыз тугызынчы утырышы булды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин катнашты. Утырыш белән муниципаль район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелек итте.
Утырышта депутатлар төп мәсьәлә итеп районда сәламәтлек саклауның торышын тикшерделәр. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Cветлана Одушкина доклад белән чыкты.
-Табибларга алдан электрон чаралар аша язылуны клиентларыбыз бик ошатты. Хәзер теләсә кайсы табибка өйдән торып та, поликлиникадагы терминал аша да язылырга була. Шулай итеп авырулар сәгатьләр буе чиратта утырмый, билгеләнгән вакытка табибка килә. Республика хастаханәләренә авыруларны нәкъ менә электрон язылу аша озатабыз. Дөрес, әлегә поликлиникада ремонт бара, шуңа электрон язылулар әлегә туктатылды, - диде Светлана Викторовна.
Әлкилеләрне флюорография тикшерүе турында Базарлы Матак поликлиникасы мөдире вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илсур Билданов сөйләде. Үзәк хастаханәдә флюорография кабинеты даими эшләп тора. Казаннан ел саен зур акчалар түләп күчмә флюорография пункты чакыртыла. Шуңа карамастан, меңнән артык кеше ике һәм аннан да күбрәк ел бу тикшерүне узмаган. Районда 69 кеше туберкулез таякчыгын йөртә. Аларның 29 ы актив формадагы авыру. Туберкулез белән авыручылар бигрәк тә Кошкида күп.
Алпар фельдшер-акушерлык пункты мөдире Сания Гыйматдинова халыкка хезмәт күрсәтү турында сөйләде, авылда яңа ФАП төзелү уңаеннан район җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рәфис Сәлахов күпләрне борчыган проблеманы күтәрде. Кеше үлгәннән соң медэкспертиза ясату өчен аның гәүдәсен Болгар яисә Чистайга алып барырга кирәк. Мәрхүмнең туганнары транспорт эзләп җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итә. Ә аларының мөмкинлеге юк.
Сессиядә күтәрелгән бу проблема бәлки якын арада хәл ителер. Әлегә исә районда медицина экспертизасы үзәге төзү киләсе елга күчерелде.
Утырышта муниципаль районның Уставы расланды, башка рәсми документлар кабул ителде. Депутатлар шулай ук районның иҗтимагый советы составына үзгәрешләр кертү турында карар кабул иттеләр. Иҗтимагый совет турындагы положение белән аның җитәкчесе Луиза Абдрахманова таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев