Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сугыш кайтавазы әле дә күңелләрдә

Быел 15 февральдә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентының Әфганстан республикасыннан чыгарылуына 23 ел тулды. 12 февральдә район мәдәният йортында әлеге вакыйгага багышланган зур чара булып узды. Районның "Боевое братство" ветераннар җәмәгать оешмасы әзерләгән тирән эчтәлекле һәм гаять тәэсирле бу кичә бик күп кеше катнашында үтте - тамаша залы халык белән шыгрым...

"Боевое братство" оешмасы районыбызда шактый актив эшләп китте бит. Аның җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов Әфганстан сугышында һәм бүтән локаль конфликтларда катнашучыларны бергә туплау, алар турында кайгырту, һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү буенча җитди эш алып бара.
Очрашуда ясаган чыгышында моны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да билгеләп үтте. Ул совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 23 ел тулу уңаеннан "Боевое братство" оешмасы ветераннарын, гомумән, залда утыручы бар халыкны кайнар котлады.
Аннан Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан райондашыбыз Петр Чулков сүз алды. Юхмачы мәктәбендә балалар укытучы Петр Александрович яшьләргә патриотик тәрбия бирүне киң җәелдергән педагог.
-Әфган сугышы кайтавазын без әле бүген дә тоябыз. Әле дә шул таулы илдә булган бәрелешләрне искә алып, шунда яу кырында һәлак булган якташларыбыз Ирек Сөләймановны, Владимир Буруновны, Иван Семеновны уйлап йөрәкләр тетрәнә,-диде Петр Чулков.
Аннан Әфган җирендә һәм башка локаль конфликтларда башларын салган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Петр Александрович үз чыгышында алда торган РФ Президентын сайлауга да киң тукталды. Кичәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ул 4 мартта Президентлыкка кандидат Владимир Путин кандидатурасын яклап тавыш бирергә чакырды:
-Владимир Владимировичның ил икътисадын үстерү, дәүләтебезнең оборона куәтен ныгыту, дөнья күләмендә абруен күтәрү буенча эшләгәннәрен беркем дә инкарь итә алмый. Илебездә барган бихисап уңай үзгәрешләр районыбыз мисалында да ачык күренә. Владимир Путин бүген ил белән идарә итүне ышанып тапшырырлык бердәнбер лаеклы кандидат.
Аның бу сүзләрен зал алкышлар белән хуплады.
Очрашуда Әфганстан сугышы инвалидларының Татарстан региональ оешмасы рәисе Альберт Кукаркин да катнашты. Ул Россия хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары һәм инвалидларының торак шартларын яхшыртуга, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән төрле программаларның гамәлгә ашырылачагы хакында сөйләде. Аерым алганда, сугышчы-интернационалистларны тораклы итү буенча зур эш алып барылуын, инвалидларга социаль түләүләрнең арттырылуын атап үтте ул.
"Боевое братство" Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге рәисе урынбасары Владимир Логачев:
-Безнең Татарстан ветераннар оешмасы әгъзалары елдан-ел арта бара. Россиянең, Татарстанның көчле һәм бердәм булуы безне дә берләштерә,-дип билгеләп үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин район тормышында актив катнашучы, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүче ветеран-әфганчылар Петр Чулковны, Вячеслав Шамышевны, Әсхәт Юсуповны район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләде. Ә Равил Яруллинга "Бердәм Россия" партиясе Татарстан региональ бүлеге башкарма комитетының Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләге тапшырылды. Фердинат Мидхәтович Равил Абдулловичның бик оста төзүче булуын әйтте, аны югары бәяләде.
Шушы очрашуда катнашырга дип Әлмәт шәһәреннән кайткан Әсгам Хөсәенов Әфган җирендә безнең район егетләре белән бергә хезмәт иткән икән. Ул "Боевое братство" район оешмасына кыйммәтле бүләген дә тапшырды. Район тормышында һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашучы тагын бер төркем әфганчылар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Соңыннан "Әфганнан Чечняга чаклы" дип аталучы, әле яңа гына оешкан вокаль-инструменталь ансамбль чыгышын карадык. Ансамбльгә музыка уен коралларын "Боевое братство" оешмасы сатып алды. Ансамбль башкаруындагы сугышчан һәм патриотик җырлар залдагы халыкка дулкынландыргыч тәэсир итте, көчле алкышларга күмелде.
Очрашуның азагында әфганчы егетләр Хәтер аллеясына килделәр, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбыз хөрмәтенә булдырылган мемориалга чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Афганистан