Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган җиребезнең батыр улларына

4 ноябрь - Халык бердәмлеге көнендә Базарлы Матакта гаделлек тантанасы дип атарлык мөһим вакыйга булды - авыл үзәгендәге Хәтер аллеясында локаль сугышларда катнашкан сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә мемориал ачылды.

Бик кирәк иде безгә мондый һәйкәл, чөнки үткән гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында Әфганстан республикасында һәм ике гасыр чигендә Чечен республикасында булган хәрби хәрәкәтләрдә (ничек кенә атасаң да, сугыш инде алар) районнан 274 егет катнашкан, аларның 28 е һәлак булган яисә яралардан үлгән бит. Унсигез яшен әле генә тутырып армиягә киткән тыныч ил балалары - егетләр таулы Әфган илендә утка барып керделәр һәм солдат бурычларын, командирлары әмерләрен тиешенчә үтәделәр.Якташларыбызның батырлыгы (күбебезнең туганнары, дуслары, сабакташлары бит алар!) әллә кайчан инде һәйкәл белән мәңгеләштерелергә тиеш иде.
Ләки һәр эштә башлап йөрүче кирәк шул. Районда эшләп килгән сугышчы-интернационалистлар оешмасын Әфган сугышын кичкән Әнҗерә егете Рөстәм Шәйхетдинов җитәкләгәч, оешма җанланып китте, "әфганчылар" төрле чараларга җыела, проблемаларын уртага салып сөйләшә, хәл итә башладылар. Сугышчан дуслары истәлегенә һәйкәл бастыру да Рөстәм инициативасы булды, ә иптәшләре аны күтәреп алды. Билгеле инде, мондый зур эшне алар гына башкарып чыга алмаслар иде. Егетләргә ярдәм итүчеләр табылды: беренче чиратта район җитәкчелеге, локаль сугышлар ветераннары, спонсорлар аларга һәръяклап булыштылар. Шулай итеп, мемориал күмәк көч белән күтәрелде, халык ярдәме белән төзелде.
Һәйкәлне ачу тантанасына, бәйрәм һәм шактый салкын көн булуга карамастан, бик күп кеше җыелган иде. Дәрәҗәле кунаклар да аз түгел: ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, "Боевое братство" берләшмәсе вәкиле (аны Мәскәү өлкәсе губернаторы Борис Громов җитәкли) Игорь Калашников, Бәйсез дәүләтләр берләшмәсе каршындагы сугышчы интернационалистлар эшләре буенча комитет рәисе Руслан Аушевның матбугат секретаре Мамур Назаров, Татарстанда "Боевое братство, берләшмәсе рәисе Иван Стагнеев, Әфган сугышы инвалидларының республика иҗтимагый оешмасы рәисе Евгений Кабыш, Әфганстанда сугыш инвалидларының бөтенроссия оешмасының республика идарәсе рәисе Альберт Кукаркин, төрле шәһәр һәм төбәкләрдән махсус килгән, кайткан "әфганчылар". Төп вакыйга башланганчы алар безнең егетләр белән бик җылы күрештеләр, үз итеп сөйләшеп тордылар.
Тантананы Риназ Шиһапов һәм Татьяна Петухова тәэсирле, эчтәлекле итеп алып бардылар, район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышлары матур төсмерләр өстәде. Ир уртасы яшенә җиткән "әфганчы" ветераннар хәрби киемнән, күкрәкләренә сугышчан орден-медальләрен тагып килгән иделәр бу бәйрәмгә. Йөзләрендә җитдилек, кырыс тантаналылык, ә кулларында кып-кызыл канәфер чәчәкләре. Аларның карашлары биек постаментка куелган сугышчан машинага төбәлгән. Республика хәрби комиссары әлеге машинаның берничә сугыш операциясендә катнашуын, ә тагын бер кунак шундый машиналарда 18-19 яшьлек егетләрнең ут эченә керүләрен әйтеп үттеләр.
Әфганстан Республикасындагы сугышларда катнашкан егетләребезнең исемнәрен хәтерләрдә яңарттык. Менә алар: һәлак булгач Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Владимир Бурунов (Йолдыздан), Ирек Сөләйманов (Алпар авылыннан), Әсхәт Курмашев, Иван Семенов (ул Яңа Тумба егете); Чечен Республикасында һәлак булган һәм батырлык ордены белән бүләкләнгән Иван Исаев һәм Рамил Шәйхетдинов. Әлки җире үзенең батыр улларын беркайчан да онытмас, алар белән горурланыр дип ышанасы килә. Шулай булмыйча, мемориалның кызыл таштан күтәрелгән диварында аларның һәм төрле кайнар нокталарда (шул исәптән Вьетнамда) хезмәт иткән егетләрнең исемнәре язылган кара мәрмәр такталар урын алган бит.
Мәһабәт һәм матур килеп чыккан мемориал. Аны коруда сугышчы интернационалистларның күбесе катнашты, үз куллары белән таш җәйделәр, постаментны кордылар, хәтер стенасының кирпечләрен салдылар. Ә сугышларда катнашкан һәм яраланган БРДМ-2 не Тоцк шәһәрендә дислокацияләнгән хәрби частьтән район хәрби комиссариаты вәкиле белән бергәләп шул ук Рөстәм Шәйхетдинов алып кайтты. Сугышчан машинаны, көпшәсен күккә төбәп, постаментка кран ярдәмендә күтәреп куйдылар егетләр.
Мемориал өчен урын да уңышлы сайланган бит: Бөек Ватан сугышында Җиңүче солдатка куелган һәйкәл, аның артындагы Советлар Союзы геройлары - әлкилеләр хөрмәтенә салынган аллеяның дәвамы булып тора ул. Авыл үзәгенә эшкә килүчеләр дә, мәктәпкә ашыгучы балалар да мемориал яныннан үтәчәк, сугышчы интернационалистларны искә алачак бит.
Мемориалны ачу тантанасын котлау һәм рәхмәт сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин башлап җибәрде.
-Бүген барыбыз өчен дә үзгә, кадерле көн. Әфганстан вакыйгалары һәрберебезнең хәтерендә әле. Күпме гаилә армиягә киткән уллары өчен ут йотып, борчылып яшәде ул елларда. Ә соңгы совет солдаты Әфган җиреннән чыканны күрү халкыбыз өчен зур шатлыкка әйләнде. Илебез тарихындагы соңгы сугыш булыр бу, дип өметләнгән идек. Юк шул, аннан соң Чечен республикасында, Днестр буенда, Дагестанда һәм башка төбәкләрдә әледән-әле "кайнар нокталар" кабатланып торды. Әлеге вакыйгаларда катнашкан батыр райондашларыбыз белән горурланабыз,-диде ул.
Аннары сүз Әфган сугышы ветераны Петр Чулковка бирелде. Ул, бу мөһим вакыйга белән һәркемне котлап, район җитәкчеләренә, ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт әйтте.
Иске Әнҗерә мәктәбе укучысы Азалия Харисова авылдашы Рөстәм Шәйхетдинов турында сөйләде. Кабышев Евгений мемориал ачылуның әлкилеләр өчен генә түгел, бөтен Татарстан өчен дә истәлекле һәм мөһим вакыйга булуын ассызыклап үтте. Ә генерал- майор Сергей Погодин: "Моның өчен сезгә, әлкилеләр, зур рәхмәт!"-диде. Назаров Мамур Россия Герое Руслан Аушевның сәламен һәм җылы теләкләрен җиткерде. Тагын бер Россия Герое Борис Громов та бездә мемориал ачылуны ишетеп, тантанада катнашырга дип үз вәкилен җибәргән: Игорь Калашников та аның сәлам хатын укып үтте. Иван Стагнеев мемориал төзүдә актив катнашкан егетләргә бүләкләр тапшырды.
Кичектергесез эш белән Казанга киткән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да кайтып җитте тантанага.
-Бүген - бик мәгънәле көн, бердәмлек бәйрәме бит. Безнең илебез һәрчак бердәм булган. Ил язмышы өчен куркыныч туганда бердәм булып күтәрелгән. Тормышыбыз имин, эшләребез уңышлы, максатларыбыз изге булсын,- диде ул, җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп.
Шуннан соң постаменттагы сугышчан машинаны каплап торган япма төшерелде, тантаналы музыка яңгырады, мылтыклардан салют бирелде. Яңа һәйкәл итәгенә кып-кызыл канәфер чәчәкләре ятты, алкышлар яңгырады.
Локаль сугышлар ветераннарына багышлап куелган һәйкәлләр тагын кайларда бардыр, ә менә бездә төзелде шундый мемориал. Солдат бурычларын намус белән үтәгән, Ватанга биргән антына тугры калган якташларыбызның батырлыгына лаеклы бәя булсын ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев