Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Утырттылар япь-яшь имәннәр

Район үзәгендә агачлар утырту көне үткәрелде. Күп кенә коллективлар, мәктәп укытучылары һәм укучылар бу игелекле эшкә теләп кушылдылар. Базарлы Матакта шушы бер көндә 300 ләп төп юкә агачы һәм куаклар утыртылды. Төп эшләр Имәнлек урамында гөрләде. Исеме җисеменә туры килсен, дип бу урамда мәктәпләр чикләвектән үстергән яшь имәннәрне утырттылар. Ә...

Район үзәгендә агачлар утырту көне үткәрелде. Күп кенә коллективлар, мәктәп укытучылары һәм укучылар бу игелекле эшкә теләп кушылдылар. Базарлы Матакта шушы бер көндә 300 ләп төп юкә агачы һәм куаклар утыртылды.

Төп эшләр Имәнлек урамында гөрләде. Исеме җисеменә туры килсен, дип бу урамда мәктәпләр чикләвектән үстергән яшь имәннәрне утырттылар. Ә шунда төзелеп бетеп килүче Ана паркында бик матур булып яфрак яра һәм чәчәк ата торган пузыреплодник (җимешләре куыксыман аның) куаклары утыртылды. Тамыр җибәреп, исән-сау кышласалар, бу парк та, урам да район үзәгенең иң матур почмакларының берсе булыр, мөгаен.

Ә район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге шушы көндә яңа традициягә нигез салды: никахларын тантаналы төстә теркәгән яшь парлар, ел фасылы мөмкинлек бирсә, моннан соң үзәк паркта агач утыртачак. Моны беренче булып Базарлы Матактан Айрат һәм Алсинә Галиевлар эшләде: алар тормышларының иң бәхетле көне истәлеге итеп, паркның бер почмагында миләш утырттылар. Икенче төп миләшне аларның әти-әниләре утыртып куйды. Нәфис, "нечкә күңелле" агач ул миләш, яшьләргә бәхетле гаилә тормышы теләсен.

-Кыш җиткәнче биредә тагын агач-куаклар тамырланып өлгерер әле. Гаилә кору теләге белдергән яшьләребез киләсе атнада да бирегә килер,-диде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина.

Әлки урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Елена Васяйчева әйтүенчә, агач утырту өчен хәзер бик кулай вакыт икән.

-Дөрес, туфракта дым юк дәрәҗәсендә, шуңа күрә агач утыртасы чокырга күпләп су салырга, аннары да яшь агач-куакны карап торырга кирәк. Әмма, әгәр тамырларына зарар килмәсә, алар балчыклы булса, яшел дустыбыз тырышачак, үсеп китеп, безне сөендерәчәк,-ди ул.

3 октябрьдә Бөтенроссия агач утырту көне үткәреләчәк. Урман хуҗалыгы теләгән кешеләргә үсентеләр тәкъдим итә. Әнә Әхмәт авылы халкы бу көнгә миләш үсентеләре сораган - матур гына ял паркы ясарга җыеналар икән. Күркәм теләк. Әллә соң барыбыз да аларга кушылыйкмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев