Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңыш язмышы өчен һәркем җаваплы

Озакка сузылган яңгырлар тынды бугай. Авыл хезмәтчәннәре зур тырышлык белән үстерелгән игеннәрнең уңышын җыеп алуга бар көчләрен куялар. -Ашлык суктыруда иген кырларында 76 комбайн эшләп тора. Игенче алдында торган бурыч - көннәрнең һәр аяз сәгатеннән нәтиҗәле файдалану, эштә өзеклеккә юл куймау,-ди районда урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләп авыл хуҗалыгы һәм...

Озакка сузылган яңгырлар тынды бугай. Авыл хезмәтчәннәре зур тырышлык белән үстерелгән игеннәрнең уңышын җыеп алуга бар көчләрен куялар.

-Ашлык суктыруда иген кырларында 76 комбайн эшләп тора. Игенче алдында торган бурыч - көннәрнең һәр аяз сәгатеннән нәтиҗәле файдалану, эштә өзеклеккә юл куймау,-ди районда урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләп авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев.

Идарәдән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 28 июльгә 8,1 мең гектар мәйданда игеннәрнең уңышы җыеп алынган. Ындыр табакларына 17,8 мең тонна икмәк озатылган да инде. Әлегә механизаторлар нигездә көзге бодай суктыралар. Район буенча аның уңышы һәр гектардан 21,9 центнер тәшкил итә. "Юхмачы", "Борискино", "Чаллы", "Хузангай" хуҗалыкларында урып-җыю эшләре темпы югары. "Ташбилге" отряды игенчеләре көзге бодайның 70 процентын урып та өлгергән. Иң югары уңдырышлылык "Салман" отрядында. Биредә ул 26,7 центнер тәшкил итә.

"Көньяк-көнчыгыш Әлки" филиалына караган "Борискино" отрядында да кызу урак өсте.

-Уракка үткән атна ахырында төштек. Хәзер егетләр уҗым бодае суктыра. Уңыш елына күрә шатланырлык. Инде 2 мең гектарлык уҗым бодае басуларының 500 гектарында эшне бетердек,-ди хуҗалык җитәкчесе Фәргать Әхмәтҗанов.

Эшләрнең ничек барганын үз күзләребез белән карап кайту өчен Борискино авылы янәшәсендәге уҗым бодае басуына килеп төштек. Безгә таба якынлашучы "Нью-Холанд" комбайнының сигнал уты кабынды. Машина әрҗәсенә алтын бөртекләрнең ташкын булып агуын күзәтү нинди күңелле! Игенченең хезмәт нәтиҗәсе, тормышыбыз иминлеге бит ул бөртекләр.

Әрҗәсе тиз арада тулган машина орлык заводына юл тотты. Шул арада без "Нью-Холанд" комбайнчысы белән танышып сөйләштек. Ул "Борискино" отрядының алдынгы механизаторы Иван Калмыков икән. Комбайнчылар нәселеннән булган Иван ага 1984 елдан бирле урып-җыюда катнаша. Бераз кул арасына керер яшенә җитүгә ул әтисе Николай янында техника белән танышкан. Шуңадыр, игенче хезмәтен сайлавы да гаҗәп түгел. Бу комбайнына 2007 елда утырган икән.

-Хезмәт кешесе турында уйлап, кайгыртып ясаганнар аны. Шуңа күрә эшләве дә ансат,-ди ул комбайнын мактап. Һәм, сүзен дәвам итеп өстәп куя:

-Урак өсте җиттеме, күңелләр кырга ашкына. Бергәләп үстергән уңышны югалтмыйча җыеп алу бездән тора бит. Амбарлар да тулар, җиткерелгән планнарны да үтәрбез дип ышанабыз.

Басудагы икенче комбайнда Валентин Солодухин эшли. Аның "Мега-208" комбайны урып-җыюда уникенче сезон катнаша. Шуның соңгы биш елын комбайнда Валентин эшли.

-Техника нинди генә булмасын, аны һәрчак көйләп-җайлап торырга кирәк. Безнең әле 670 гектарда бөртеккә кукуруз, 740 гектар көнбагыш, шактый суданка үләне уңышын җыеп аласыбыз бар. Үзебездә эшне бетергәч күршеләргә дә ярдәм итәбез, ди авыл хуҗалыгында 23 ел эшләгән механизатор Валентин Солодухин.

"Борискино" отрядында берничә мөһим агрочараны бер-бер артлы үткәрергә тырышалар. Әйтик, комбайнчылар артыннан ук Александр Николаев, Әмин Хәйруллин, Илсур Вәлиев саламны пресслап Чуаш Кичүе терлекчелек комплексына илтеп бушаталар. Янәшә дә генә Раил Хәмидуллин көзге чәчүгә әзерлек максатыннан җирләрне культвацияли, ә Виталий Арнаков сенажга урдырылган берьеллык үлән басуларында көзге сукага керешкән.

Әйе, бүген уракның иң кызган чагы. Шуңа да авыл хуҗалыгы эшләре "чылбырының" ышанычлы булуы мөһим. Чөнки ахыргы нәтиҗә һәр механизаторның, һәр эшченең үз хезмәтенә мөнәсәбәтенә бәйле. Борискино хуҗалыгында моны аңлыйлар, шуңадыр, урак башыннан ук биредә зур оешканлык сизелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев