Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында кыр эшләре әле дәвам итә

Октябрьнең соңгы декадасы башланса да, район кырларында эш әле дәвам итә. Бөртеккә чәчелгән кукуруз 10 меңнән артыграк мәйдан били быел, аның 7669 гектарыннан уңыш җыеп алынды. Суктырылган кукуруз 23350 тонна тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән ике тапкыр диярлек артык. Көнбагыш урагы ахырына якынлаша: 15 мең гектардан артыграк мәйданнар тулысынча...

Октябрьнең соңгы декадасы башланса да, район кырларында эш әле дәвам итә. Бөртеккә чәчелгән кукуруз 10 меңнән артыграк мәйдан били быел, аның 7669 гектарыннан уңыш җыеп алынды. Суктырылган кукуруз 23350 тонна тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән ике тапкыр диярлек артык.

Көнбагыш урагы ахырына якынлаша: 15 мең гектардан артыграк мәйданнар тулысынча диярлек бушап калды. Гомуми уңыш 16720 тоннага җитте, һәр гектардан уртача 11,3 центнер көнбагыш алына. Һава торышы әйбәт булса, алдагы берничә көндә көнбагышны җыеп бетерәчәк механизаторларыбыз.

Әмма эш моның белән дә бетми әле: уңышы җыелган басуларга тракторлар ашыга, чөнки аларны көздән сукалап калдырырга өлгерәсе бар бит. Шулай ук терлек азыгы хәзерләү дә төгәлләнмәгән. Дөрес, район хуҗалыкларында асралучы һәр шартлы баш терлек кыш чыгарга җитәрлек 23,1 центнер азык берәмлеге белән тәэмин ителгән. Шулай да силос салу дәвам итә. Терлекчелек өчен "куркынычсызлык мендәрене" калын, ягъни азык запасының мул булуы бик мөһим бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев