Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан ярминкә үткәрелде. ФОТО

6 октябрьдә район үзәгендә көзге ярминкә үткәрелде.

Бу инде өлкәннәр декадасы уңаеннан икенче шундый зур сәүдә. Сентябрь азагында оештырылганында башлыча терлек азыгы, бәрәңге сатылган иде. Бу ярминкәдә товар ассортименты күпкә баерак булды.

"Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыклары килосын 7 сумнан бодай саттылар. "Яшь көч" җәмгыяте 6 сумга арпа тәкъдим итте. Әхмәттән фермер Фәнис Бакиров төргәген 1000 сумнан әйбәт печән һәм бер КамАЗ арбасы 5000 сум торган ат черемәсе сатты. Шәхси хуҗалыклар сатуга эре терлек ите (280-290 сум), үрдәк (600 сум), мулард (1000 сум) түшкәләре, чәчәк балы (өч литрлы банкасы 1000-1300 сум), бәрәңге, кызыл чөгендер (15 сум), кәбестә (14 сум), йомырка (дистәсе 60 сум) алып чыкканнар иде. Күпләр яшелчәләрне капчыклап алдылар. Түбән Әлкидән Руслан Шәвәлиев яңа тотылган сазан, чуртан, корбан, кәрәкә балыклары сатып торды. Бу юлы да ярминкәдә утынга сорау зур булды. Район урман хуҗалыгыннан китерелгән зур олау каен утыны 10 мең сумга, Чуаш Борнае урманчылыгыннан бер арба киселгән утын 5 мең сумга тиз арада сатылды.

Мәктәпләр дә сатуга бик күп көз нигъмәтләре алып чыкканнар иде. Һәрвакыттагыча, алардан сөт ризыкларын, кишер, суган, кәбестә кебек яшелчәләрне бик теләп алдылар. Бу ярминкә дә күпләргә, бигрәк тә өлкән кешеләргә кирәкле товарларын алып, көзге муллыктан запасланып калырга мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев