Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында үткән 2014 ел өчен декларация тапшыру ничек оештырыла һәм аның нәтиҗәләре ничегрәк?

Ел саен салым органнары безне - физик затларны 30 апрельгә чаклы салым декларациясе тапшырырга кирәклеге турында кисәтәләр. Моны кемнәр эшләргә тиешле соң? Районда үткән 2014 ел өчен декларация тапшыру ничек оештырыла һәм аның нәтиҗәләре ничегрәк? Болар турында Федераль салым хезмәте районара инспекциясенең Әлки участогы баш дәүләт салым инспекторы Наталья Голубева...

Ел саен салым органнары безне - физик затларны 30 апрельгә чаклы салым декларациясе тапшырырга кирәклеге турында кисәтәләр. Моны кемнәр эшләргә тиешле соң? Районда үткән 2014 ел өчен декларация тапшыру ничек оештырыла һәм аның нәтиҗәләре ничегрәк? Болар турында Федераль салым хезмәте районара инспекциясенең Әлки участогы баш дәүләт салым инспекторы Наталья Голубева белән сөйләштек.

-Ел үтү белән илнең һәр гражданины шушы чорда төрле чыганаклардан алган керемнәрен санап карарга һәм алардан салым түләргә тиеш буламы, декларация тапшырырга кирәкмиме икәнлеген ачыкларга тиеш,-дип башлады ул сүзен.

-30 апрель җиткәнче без барыбыз да декларация тутырып өлгерергә тиеш булабызмы?

-Юк, билгеле. Хезмәт хакыннан салымны без болай да түләп барабыз, аның буенча оешма-предприятеиеләр бухгалтерияләре хисап биреп тора. Ә менә түбәндәге очракларда Россия салым кодексы нигезендә салым органнарына декларацияне гражданин үзе тапшыра. Әйтик, кем беләндер гражданлык-хокук килешүе төзеп керем алса. Мәсәлән, фатирын, бүлмәсен, өен вакытлыча яшәргә биреп торса, репетиторлык белән шөгыльләнсә, түләүле нигездә кемнеңдер баласын караса, алган кереме турында декларация төзергә тиеш була.

-Ишетүемчә, өй я машина сатучылар да керемнәрен салым органнарыннан яшереп калырга тиеш түгел.

-Шулай, әмма кайбер нәрсәләрне аңлатып китик. Декларация 3 елдан азрак вакыт үз милке булып торган мөлкәтне, әйтик, өй, фатир, дача, җир кишәрлеге, транспорт чарасын саткан очракта гына тапшырыла.

-Наталья Валентиновна, әйтик, узган елда миңа бәхет елмаеп, лотерея билетына я берәр бүләк отып алсам, бу турыда шулай ук салым органына хәбәр итәргә тиеш буламмы?

-Әгәр отыштан салым түләнмәгән булса, әйе, аны декларациягә кертергә кирәк.

Декларация тапшыру бер дә катлаулы эш түгел. Моны кайсы очракларда һәм ничек эшләргә кирәклеген салым хезмәтендә белгечләр әйбәтләп аңлатып бирәләр. Декларацияләр тапшыру һәм кабул итү чорында салым органнары ачык ишекләр көннәре үткәрәләр. Чираттагылары 24-25 апрель көннәренә билгеләнгән. Наталья Голубева әйтүенчә, безнең районда керемнәре турында декларацияне 450 ләп кеше тапшырырга тиеш (сүз бары физик затлар турында гына бара).

Башка елларда салым хезмәте андый кешеләргә хат-хәбәр җибәрә булган, быел хат килгәнне көтеп тормаска, һәркем үз керемнәрен санап карарга һәм, закон буенча тиеш булса, декларация тутырып тапшырырга тиеш. Әлегә моны эшләргә бурычлы әлкилеләрнең өчтән бере генә тапшырып өлгергән.

-Декларацияне үз вакытында тапшырмаган очракта гражданин салым җаваплылыгына тартылырга, аңа 1000 сум күләмендә штраф салынырга мөмкин,-дип кисәтә Наталья Голубева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев