Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уйнагыз, гармуннар!

"Уйнагыз, гармуннар!" район бәйгесен ямьләндереп кояш та нурларын имулдан сипте, ә гармунчыларның, баянчыларның уен кораллары барча халыкны биетте дә, җырлатты да. Югары Әлки авылы мәдәният йорты каршында узган бәйрәмдә егермедән артык гармунчы катнашты. Алар сыздырган көйләр бу авыл халкының гына түгел, Базарлы Матак, Татар Суксуы, Урта һәм Түбән Әлки авылларынгнан...

"Уйнагыз, гармуннар!" район бәйгесен ямьләндереп кояш та нурларын имулдан сипте, ә гармунчыларның, баянчыларның уен кораллары барча халыкны биетте дә, җырлатты да.

Югары Әлки авылы мәдәният йорты каршында узган бәйрәмдә егермедән артык гармунчы катнашты. Алар сыздырган көйләр бу авыл халкының гына түгел, Базарлы Матак, Татар Суксуы, Урта һәм Түбән Әлки авылларынгнан күпләп килгән, Казаннан кайткан кунакларның һәм якташларның да күңелен яулады. Һәркайда шат йөзләр, күтәренке рух хөкем сөрде. Бәйрәмне оештыручы, олысын һәм кечесен бер түргә җыйган клуб мөдире Фәния Минһаҗева бу эшкә бар тырышлыгын куйган. Андыйлар хакында, баскан җирендә ут чыгара, диләр.

Килгән һәркемне: "Үтегез бәйрәм түренә, рәхим итегез",-дип олылап каршы алды ул. Теләгәннәр кайнар самовар чәе һәм коймактан, өстәл тулы сыйдан, учак өстенә эленгән Казанда пешкән пылаудан авыз итә ала иде. Авыл халкы да бик ярата икән клуб мөдирен. Безнең Фәния, дип кенә торалар.

-Билгеле, спонсорларыбыз ярдәменнән башка чыгымнарны җиңеп чыга алмаган булыр идек. Иң баштан авыл көне уздыру планнары белән яшәдек. Соңрак районкүләм гармунчылар бәйгесе оештырырга булдык,-диде Фәния.

Мәйданга җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина сәламләделәр.

-Бүгенге чара бик мөһим һәм кирәкле. Чөнки борынгыдан килгән гореф-гадәтләребез акрынлап артта кала, онытыла бара. Шул исәптән гармун да. Милли традицияләребез алга таба да яшәсен, үсеш алсын өчен без аларны сакларга тиешбез,-диде Мария Платонова.

Менә мәйдан уртасына ике яклап җигүле атларга төялеп, авылны дәртле һәм моңлы көйләргә күмеп бәйгедә катнашасы гармунчылар килеп керде. Алар арасында Югары Әлкидән 76 яшьлек Гөлсирә апа Хәйдәрова да, фольклор ансамбле гармунчылары да, музыка мәктәбендә белем алучы яшь талантларыбыз да бар.

- Бераз дулкынланам да. Үз-үземне сәхнәдә сынап карарга дип бирегә килдем. Киләчәк тормышымны музыка белән бәйләргә уйлыйм, -ди Базарлы Матактан 13 яшьлек гармунчы Энҗе Идиятуллина.

Гармунчылар бәйрәменә махсус чакырылган татар эстрадасының популяр җырчылары Альбина Апанаева, Венер Сәлимов җырлары тамашачыларның күңеленә хуш килде. Шамил Галиевның өздереп биюе дә бәйрәмгә дәрт өстәде, кушылып биеп китүчеләр дә булды.

Бәйрәмгә Казаннан кайткан Ринат абый Каюмовтан, Югары Әлкидә яшәүче Фаил Хәйбуллиннан:

-Гармун уйнау сезгә нәрсә бирә соң?-дип сорадым.

-Гармун бит ул бер шифалы дару. Дәрт тә бирә, арыган чакларда ял иттерә, бар дөньяны оныттыра да,-диләр икесе дә бераваздан диярлек.

Дүрт сәгать буена дәвам иткән бәйгедә конкурсантларга 4 яшеннән баян телләрен үз иткән Әнвәр ага Кәтиев, "бишектән" гармун сыздыра башлаган Марс Ибрагимов, районыбызның оста гармунчысы Илнур Шагалиев алдында имтихан тотарга туры килде.

Нәтиҗәдә, уңышлы чыгыш ясап, Рифкать Хәмәтшин (Түбән Әлки), Фәнис Хәбибуллин (Югары Әлки), Фаиль Хәйбуллин (Югары Әлки) "Уйнагыз, гармуннар!" бәйгесенең төп җиңүчеләре булдылар. Базарлы Матактан 11 яшьлек Ильяс Садыйков "Иң яшь гармунчы" исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев