Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында берьюлы җиде егет армия сафларына китте

Узган якшәмбе иртәсендә районыбыздан тагын 7 егет хәрби хезмәткә китте. Булачак солдатларны озатырга хәрби комиссариат янына аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары күп җыелган иде. Армия хезмәте хәзер бер ел гына булса да, аерылышу сагышлы шул инде. Әниләрнең күзләре яшьләнде, ничек кенә нык торырга тырышсалар да, әтиләрнең дә дулкынланулары йөзләренә чыккан. Егетләрен...

Узган якшәмбе иртәсендә районыбыздан тагын 7 егет хәрби хезмәткә китте. Булачак солдатларны озатырга хәрби комиссариат янына аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары күп җыелган иде.

Армия хезмәте хәзер бер ел гына булса да, аерылышу сагышлы шул инде. Әниләрнең күзләре яшьләнде, ничек кенә нык торырга тырышсалар да, әтиләрнең дә дулкынланулары йөзләренә чыккан. Егетләрен армиягә озатучы кызлар да сөйгәннәренә елышып, саубуллашу сүзләрен әйтеп калырга ашыга.

Менә күп халык җыелган бер төркемдә якыннары солдатка алынучы егеткә киңәш-фатихаларын җиткерәләр.

-Без Түбән Әлкидән. Илшат Хәйретдиновны армиягә озатабыз,-дип берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйли миңа кызлар.-Әнисе Гөлсирә апа бераз кайгыра шул. Без аны юатабыз. Сау-сәламәт егет үстергәнсең, шатлан, горурлан, дибез.

Янәшәдә Чуаш Кичүеннән Илнар Ваһаповны озатырга килүчеләр. Илнарның әти-әнисе улларын коча-коча истәлеккә фотога төшәләр.

Ә Кирилл Маслов Базарлы Матак егете. Армиягә чакырылганчы хәрби коммиссариат юлламасы буенча шофер һәм аш-су остасы һөнәрләрен үзләштергән. Әнисе Елена Васильевна улыннан күзен дә алмый. 20 яшьлек Кириллның сынатмыйсына, әйбәт хезмәт итәсенә ышана ул.

Туганыбыз Ирек Низамиевны да армиягә озатабыз. Әхмәттән бик күп яшьләр җыелып килгән. Ирек тә Казанда техникумда укып һөнәр алды, өйләнергә дә өлгерде. Хатыны Гүзәл аны бөтенебездән дә уздырып моңсуланып озата.

Бу иртәдә шулай ук Базарлы Матактан Вадим Пимурзинны һәм Данис Гарифуллинны, Яңа Баллыкүлдән Илнар Галәветдиновны якыннары һәм дуслары зурлап армия сафларына озаттылар.

Менә солдат гимнастеркасы киясе егетләр сафка тезелеп басты. Аларга җылы теләкләр әйтелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев истәлек итеп һәркайсына Чистайда эшләнгән "Командирские" сәгатьләре тапшырды. Автобуска утырырга команда яңгырады. Кулъяулыклар болгап, "Бер елдан исән-сау туган җиребездә күрешергә язсын" дип, егетләребезне озатып калдык.

Хәрби комиссар Виктор Лаврентьев әйтүенчә, быелгы язгы чакырылышта районнан 40ка якын егет хәрби хезмәткә алыначак. Аларның 31е инде соладтка озатылган. Егетләрнең 13е Оренбургта Әлки районы шефка алган хәрби частьтә хезмәт итәчәк. Шулай ук Саратов, Псков шәһәрләренә юлланучылар бар. Кыскасы, Әлки солдатлары Россиянең төрле почмакларында хезмәт итәчәк.

Бер ел элек киткән егетләр хәрби хезмәттән кайта башлады. Юк-юк та урамнарда солдат киемле егетләр очраштыргалый.Әле кичә генә армия хезмәтен төгәлләп кайткан Илназ Гатауллин белән сөйләшеп тордык.

-Минем әтием Фираят Апак авылында туып үскән. Хәзер Лаешта яшибез,-ди ул.-Хәрби хезмәттән кайткач Апактагы апаларым Әльза белән Венераны күрергә килдем. Үзем Кара диңгез флотында матрос-десантчы булып хезмәт иттем. Безнең корабль Сириядәге сугышта катнашты. Сугышчан бүләкләргә ия булдым. Ә яшьләргә хәрби хезмәткә барудан курыкмаска, ил алдындагы бурычларын намус белән үтәргә киңәш итәм. Армия егетләрне физик яктан да, рухи яктан да чыныктыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев