Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урманда талпаннар уянган

Һөнәри вазыйфалары буенча куркыныч янаучы төркемгә караган кешеләргә вируслы талпан энцефалитына каршы прививка ясый башладылар. Былтыр 51 кеше имунлаштырылган булган: аларның 5се вакциналанган, 46 кешегә кабаттан ясалган. Татарстандагы 45 административ төбәкнең 26 сы вируслы талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы буенча имин түгел дип санала. Алар арасында безнең район да бар....

Һөнәри вазыйфалары буенча куркыныч янаучы төркемгә караган кешеләргә вируслы талпан энцефалитына каршы прививка ясый башладылар. Былтыр 51 кеше имунлаштырылган булган: аларның 5се вакциналанган, 46 кешегә кабаттан ясалган.

Татарстандагы 45 административ төбәкнең 26 сы вируслы талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы буенча имин түгел дип санала. Алар арасында безнең район да бар. Үткән елда урман бете кадалып, 40 кеше районның дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән (2 се 14 яшькәчә балалар).

23 апрельдән Татарстанда талпаннарның активлык сезоны башланды, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның республика идарәсе. Урман бете тешләп, табибларга мөрәҗәгать итүчеләр дә бар инде. Шуңа күрә урманга барганда озын җиңле һәм балаклы кием кияргә, баш һәм муенны капларга кирәк. Ике сәгать саен үзеңне тикшереп тору, бөҗәкләрне куркытучы чаралар - репеллентлар куллану да нәтиҗәле.

Инде урман бете тешләде икән, якындагы медицина учреждениесенә ашыгыгыз. Бары табиблар гына сезгә нинди ярдәм кирәген хәл итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев