Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңача ял итәргә өйрәнербез

Чикләре елдан-ел киңәя, ә кешеләре саны арта барган Базарлы Матакны биредә яшәүчеләр административ район үзәге итеп кенә түгел, яшәү өчен җайлы, хезмәт һәм ял шартлары тудырылган, күңелләребезгә якын, матур авыл итеп тә күрергә телиләр. Авылны яшелләндерү, биредә ял парклары төзү шушы максатны күздә тотып эшләнә дә инде. Базарлы Матакта әле...

Чикләре елдан-ел киңәя, ә кешеләре саны арта барган Базарлы Матакны биредә яшәүчеләр административ район үзәге итеп кенә түгел, яшәү өчен җайлы, хезмәт һәм ял шартлары тудырылган, күңелләребезгә якын, матур авыл итеп тә күрергә телиләр. Авылны яшелләндерү, биредә ял парклары төзү шушы максатны күздә тотып эшләнә дә инде.
Базарлы Матакта әле кайчан гына нибары бер парк - Ленин бакчасы бар иде. Ябалдашларына һәр яз саен йөзәрләгән карга оя корган карт каеннары гына бар иде ул бакчаның. Аның урынына берничә ел элек яшел үләнле, төнге яктырткычлары, балалар өчен уен мәйданчыгы, таштан түшәлгән юллары булган парк ясалды. Әмма Базарлы Матак элеккеге чикләреннән күптән "ташып чыкты" инде, бер генә парк авылыбыз өчен бик аз иде.
Базарлы Матакта күптән түгел ачылган «Геройлар паркы»нда балалар да, олылар да рәхәтләнеп ял итә.
2015 елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән парклар һәм скверлар елы итеп игълан ителүе авылыбыз өчен бик тә вакытлы һәм кулай булды. Чөнки Президент тәкъдиме финанс яктан тәэмин ителгән, гражданнар инициативасына да таянып эшләнгән, күләме һәм уйланылган чаралары буенча гаять зур программа рәвешен алды бит.
-Республика бюджетыннан ял зоналары булдыру өчен безгә 5 миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирелде. Бу суммага үзара йөкләнгән салым күләмен, әлеге салымга Татарстан хөкүмәте тарафыннан дүртләтә арттырып биреләсе акчаны да кушсаң, шактый сумма килеп чыга. Үткән елда Яшьләр урамында Геройлар паркын төзүгә 1 миллион сум акча тоткан идек, быел шул ук объект 1,2 миллион сумга финансланды,-дип мәсьәләнең акча белән бәйле ягын аңлата район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Альфред Хөснетдинов.
Геройлар паркын төзеп бетереп, аны шул тирәдә яшәүчеләр карамагына тапшырдылар төзүчеләр. Бу эштә бик күп оешма-учреждениеләр катнашса да, паркның тирәсен тотып алу, монумент композициясен төзү, таштан юллар җәю, балалар мәйданчыгын кору кебек авыр эшләрне "Строитель и К" оешмасы коллективы башкарды.
-Дөресен генә әйткәндә, бу төзелештә шактый гына үз средстволарыбызны да керттек,-ди оешма җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин. -Алда менә тагын бер парк төзү бурычы тора: Имәнлек урамында, көзгә таба ачылачак балалар бакчасы каршында әниләргә багышланган ял почмагы барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта килештерү эшләре алып барабыз, июньнең 20 ләренә таба парк төзүгә керешербез, дибез.
Яңа паркның мәйданы 5300 квадрат метр тирәсе тәшкил итә. Аны төзү өчен 4 миллион сумлык материал гына кирәк булачак. Урта бер җирдә итәгенә сабыен утырткан ана сыны кую да бар планда. Паркның темасы - ана һәм бала, шуңадыр агач-куакларның да нәфисләрен, миләш, каен, сирень, акация кебекләрен утыртырга җыеналар. Мөгаен анысын инде көзгә эшләргә туры килер.
Базарлы Матак авыл җирлеге советына депутатлыкка кандидатлыкка кандидат сайлауларында (праймериз) район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин тагын бер объектны - мәдәният йорты артындагы Актай ярында ял зонасы төзеләчәген әйтеп үткән иде. Алдагы елда Вахитов урамында балалар мәйданчыгы белән спорт мәйданчыгын берләштергән бакча, мәдәният йорты янында шугалак кебек ял һәм күңел ачу урыннары буласына ышандырды ул. Зуррак авылларда да паркларга нигез салу күздә тотыла. Ике-өч елда Юхмачы, Түбән Әлки авылларында яшәүчеләрне дә шундый ук яңалык көтә.
Әйе, парк, ял зонасы - авыл җире өчен, авыл кешесе өчен бөтенләй яңа нәрсә. Әмма үз өйләребездә телевизорга багып кына ял итү гадәтебезне башкасына-- парккка чыгып күршеләр белән очрашу-аралашу, бала-чагага күз-колак булу, бергәләп буш вакытны үткәрү гадәтенә алыштырырга булышыр. Тора-бара элек ничек шул парк-бакчасыз яшәдек икән, диярбез әле. Әмма ул көнгә җитү өчен үзара йөкләнгән салымны вакытында түләргә һәм паркларны төзүдә үзебезгә дә актив катнашырга кирәк.
2015 елда Татарстанда барлыгы 160 парк һәм скверны төзекләндерү күздә тотыла. Моңа республика бюджетыннан шәһәр һәм районнарга барлыгы 1 миллиард сум акча биреләчәк. Нәтиҗәдә моңарчы булган яшел зоналар тәртипкә китереләчәк һәм гомуми мәйданы 800 гектар булган яңа парклар төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев