Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Карамала авылында халык җыены булып үтте

Авыл җыенында Карамалының киләчәге турында чын-чынлап борчылулы сүз алып бардылар. Укучылар аз булу сәбәпле, берничә ел элек авылның тугызеллык мәктәбе дә ябылган иде. Быел башлангыч мәктәпкә дә чират җиткән, аның ишегенә йозак эленәчәк. Иң аянычлысы - Карамалыда мәктәпкәчә яшьтәге бер генә бала да юк. Ә бит яшәү, тормыш алып бару...

Авыл җыенында Карамалының киләчәге турында чын-чынлап борчылулы сүз алып бардылар. Укучылар аз булу сәбәпле, берничә ел элек авылның тугызеллык мәктәбе дә ябылган иде. Быел башлангыч мәктәпкә дә чират җиткән, аның ишегенә йозак эленәчәк. Иң аянычлысы - Карамалыда мәктәпкәчә яшьтәге бер генә бала да юк.

Ә бит яшәү, тормыш алып бару өчен бу авылда бөтен шартлар бар. Авылга кадәр килеп җиткән асфальт юлга халык күптән ияләште инде. Хәзер үзәк урамга да таштан юл җәйгәннәр. Моның өчен Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров та, җыенга килүчеләр дә район җитәкчеләренә һәм юл төзүчеләргә рәхмәт әйттеләр.

Авыл халкы су белән дә яхшы тәэмин ителгән, чөнки берничә ел элек биредә яңа су линиясе салынды. Һәр йорт электр энергияле, телефон, газлы.

Февраль аенда модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды биредә. Карамалыларга Рәзидә Вәлиева медицина хезмәте күрсәтә.

Проблеманың кискенлеген аңлап, мондый авылларны саклап калу, халыкны эшле итү ниятеннән республикада күп төрле программалар эшли. Әйтик, кош-корт үстерәсең икән, аны сатып алу чыгымнарының бер өлешен кайтаралар; маллар санын ишәйтәсең икән, абзар төзүгә 200 мең сум субсидия бирелә. Гаилә фермасы төзүдә дә ярдәм итә дәүләт. Башка кайбер авылларда льготалы кредит, лизинг-гранттан файдаланып та тормышларын ныгыталар.

Җыенда сүз алып, Лилия Шакирова:

-Яшьләргә эш юк бездә, авылыбыз бетә бит,-дип зарын җиткерде. Аңа җавап итеп җирлек башлыгы Фәргать Әкбәров мондый мисал китерде:

-Иске Камкада беренче группа инвалид Рамил Сафин яши. Ул өч сыер асрый. Көн саен район үзәгенә барып каймак, эремчек, сөт сата һәм гаиләсенә җитәрлек акча эшли. Авылда эшле булу да, аны яшәтү дә үзебездән тора.

Хәер, эшлим дигән кешегә эш урыннары җитәрлек районда. Әйтик, мегафермаларда һәрчак терлекчеләр, белгечләр җитешми. Теләге булганнарны вахта ысулы белән эшкә йөртәләр.

Карамалыда җыен булса, һәрвакыт клуб бинасының искелеге турында әйтми калмыйлар. Ул инде алтмышынчы елларда ук агачтан төзелгән булган, клуб мөдире Рамил Хәсәншинның хуҗаларча карап торуы аркасында гына әлегәчә эшли. Ә үзешчән сәнгать белән теләп шөгыльләнүчеләр аз түгел авылда. Алар район фестивальләрендә җиңү яулаганнар, баян һәм электр чәйнеге белән бүләкләнгәннәр. Клубка яңа бина кирәк, дигәнгә Рәшит Билалов мондый җавап бирде.

-Һәр авылда ел саен берәр мөһим төзелеш яисә ремонт планлаштырабыз. Сездә быел модульле ФАП ачылды, юл төзелде. Алдагы елларда клубка да ремонт ясалыр.

Тирмән урамы юллы булды

Иске Камканың Тирмән урамы язгы ташу вакытында еш кына юлдан бөтенләй өзелә. Берничә көн биредә яшәүчеләр кирәк җирләренә көймә белән барырга мәҗбүр. Хәер, күперләре җәен дә җимерек хәлдә иде. Быел бу бәладән котылганнар - Тирмән урамына чыга торган юлны (озынлыгы 180 метр) күтәртеп төзәткәннәр. Моны үзара салымнан һәм шушы салымга дәүләтнең дүртләтә ярдәме хисабыннан эшләгәннәр.

Киләсе елда Иске Камкада зур эшләр планлаштыралар: ике миллион сум акча тотып яңа башня бастырырга, суүткәргечләр салырга җыеналар. Барлык документлары әзер, эш 2017 нче елга "Чиста су" программасына кертелгән.

Үз хуҗалыгында күпләп мал асрап, мул тормышта яшәүчеләр авылда аз түгел. Гөлнур Гыйбадуллина, Флера Гатауллина, Нурия Әкбәрова быел алты-җиде меңәр килограмм сөт тапшырганнар.

Авылда яшь гаиләләр дә күп. Берничә ел элек ябылган Иске Камка балалар бакчасын яңадан ачып, эшләтергә ниятләре бар. Бакчага йөреп, унлап бала мәктәпкәчә тәрбия һәм белем алыр иде, диләр сабыйларның әти-әниләре.

Иске Камка җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәровның эшен авылдашлары уңай бәяли. Чынлап та, ул җирлеккә кергән авыллар мәшәкатьләрен алга сөреп, шунда яшәүчеләр мәнфәгатен кайгыртучы җитәкче. Менә бу җыенда да район җитәкчеләре һәм авыл халкы Фәргать Әсхәт улын юбилее белән тәбрикләделәр, уңышлы, нәтиҗәле эшчәнлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев