Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа абзарга нәселле сыерлар кайта

Соңгы елларда республикабызда кече һәм урта бизнесның бер юнәлеше буларак гаилә фермалары барлыкка килде. Булдыклы әлкилеләр дә бу эштән читтә калмады. Гаилә фермасы уңышлы гына эшләп килүче фермерларның берсе - Әхмәт авылыннан Әсхәт Билданов. Заманында Әсхәт абый ике дистә елдан артык Әхмәттә, аннан Юхмачыда бригадир, агроном булып эшләгән. Авыл җирендә...

Соңгы елларда республикабызда кече һәм урта бизнесның бер юнәлеше буларак гаилә фермалары барлыкка килде. Булдыклы әлкилеләр дә бу эштән читтә калмады. Гаилә фермасы уңышлы гына эшләп килүче фермерларның берсе - Әхмәт авылыннан Әсхәт Билданов.
Заманында Әсхәт абый ике дистә елдан артык Әхмәттә, аннан Юхмачыда бригадир, агроном булып эшләгән. Авыл җирендә фермерлык хәрәкәте җанлангач, ул үз эшен башлап җибәрергә ниятли.
-2004 елда үземә, туганнарыма тиешле пай җирләрен бүлеп алдым да крестьян-фермер хуҗалыгы булдырдым. Менә шуннан бирле кайныйбыз инде,-ди ул.
Җирләрен эшкәртергә, азык хәзерләргә өч "Беларусь" тракторы алган. Быел «КУН» агрегаты белән «МТЗ» тракторы да сатып алганнар. Уңышны җыеп алырга ике "Нива" комбайны да бар.
Бүген Билдановлар хуҗалыгында 9 баш савым сыеры, 16 баш симертүдәге мөгезле эре терлек, 16 баш сарык асрала. Хуҗалык карамагында 150 гектар җир бар.
Кышка җитәрлек 200 тонна печән, 50 тонна сенаж хәзерләгәннәр Билдановлар.
-Алтын куллы хатыным Нәзирә, уң кулым - төпчек улым Айнур булмаса, бу кадәр хезмәтне җиңеп чыга алмас идем, билгеле,-ди Әсхәт абый.
Күптән түгел Әсхәт Билданов, республикада гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасында катнашып, 2 миллион 200 мең сум грант алуга иреште.
…Без килгән көнне дә Билдановлар хуҗалыгында эш кайный иде. Аларның өе белән янәшә төзелеш бара - ферма күтәрелеп килә.
-Биредә 24 баш савым сыерына исәпләнгән терлек абзары булачак,-ди фермер. -Төзелеш эшләренә, ферма җиһазларына 5 миллион сумга якын акча сарыф ителәчәк. Дәүләт күрсәткән ярдәм - грант акчалары - бик тә урынлы булды.
Ферма төзелешендә күзгә күренерлек эшләр башкарылган инде. Заманына күрә тәрәзәләрен дә пластикны куйганнар. Бина озакламый өлгерәчәк. Бу атнада Киров өлкәсеннән 10 баш нәселле сыерлар да алып кайтачаклар.
Бүген районыбызда 26 гаилә фермасы эшли. Аларның 11е - сөт җитештерү, 3есе -мөгезле эре терлек симертү, 4есе -дуңгызчылык, 4есе - сарык һәм кәҗә үрчетү, 2се - атлар асрау, 2се кошчылык белән шөгыльләнә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Идрис Хәмитов әйтүенчә, тагын җиде гаилә фермасы төзелеп килә.
Былтыр гаилә фермалары 608 тонна сөт, 81 тонна ит җитештергән. 84 кешегә яңа эш урыннары булдырылган.
2010 елдан бирле районыбызда гаилә фермалары төзелешенә 25 миллион 940 мең сум акчалата ярдәм күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев