Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яктылык һәм җылылык өләшүчеләр

Елның иң озын караңгы сәгатьләре 22 декабрьгә туры килә. Нәкъ шул көнне энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безне яктылык, җылылык белән даими тәэмин итүче район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин белән сүзебез коллективның бүгенге эшләре һәм алга планнары турында.

-Быел район үзәгенең яңа биш урамына электр линияләре суздык. Иске һәм Яңа Әнҗерә авыллары урамнарында баганаларны, электр үткәргечләрне тулысынча алыштырдык,-дип сөйли җитәкче.-Бу авылларга Карелиядән кайтарылган агач баганалар утыртылды. Аларның хезмәт итү срогы да 50 елга кадәр, җил-давылда, бәрелү-сугылу очрагында да бетон багана сыман сынмыйлар, чыдамнар.
Райондагы 830 йортка баганалардан СИП линияләр (изоляцияле, кеше өчен хәвефсез) суздык, 24 яңа трансформатор куйдык. Яңа Салман авылында яңа линия тарту эше башкарылды. Электр линияләре астында үскән агачларны кисү эше төгәлләнеп килә. Халыкка өйләрендәге электр счетчикларын урам ягына куюда ярдәм итәбез. Бу өйләрдә янгын чыгудан саклану чарасы буларак эшләнә. Шулай ук безнең контролерларга исәп мәгълүматларын алуны да җиңеләйтә.
-Тәлгать Сәхипович, Сез бит әле район электр челтәрләрендә яңа җитәкче. Үз алдыгызга нинди бурычлар куясыз?
-Безнең коллективның төп бурычы - халыкны сыйфатлы энергия белән тәэмин итү. Хәзер инде тик торганнан ут бетеп китү очраклары бөтенләй юк диярлек. Безнең карамакта 521 километр югары вольтлы линия һәм 512 километр түбән вольтлы линия бар. Моннан тыш 320 трансформаторга, 5 подстанциягә хезмәт күрсәтәбез. Менә шул хуҗалыкны төзек эшләтеп тору безнең бурыч.
-Киләсе елда районның электр челтәрләрендә нинди ремонт-яңарту эшләре башкару күздә тотыла?
-Борискино һәм Иске Әнҗерә авыллары арасындагы линиягә капиталь ремонт үткәреләчәк. Карамалы авылы урамнарында электр үткәргечләрне алыштыруны төгәлләү, Түбән Әлки подстанциясен капиталь ремонтлап өр-яңа җиһазлар кую планлаштырыла.
-Без ишетеп торабыз, сезнең эштә төрле көтелмәгән хәлләр дә еш килеп чыга...
-Әйе, әле менә шушы көннәрдә генә Базарлы Матакта күп фатирлы йорт янындагы трансформатор кинәт сафтан чыкты. Чистайдан махсус техника, яңа җиһазлар кайтартып тиз генә хәлне җайладык. Коллективыбызда 49 кеше эшли. Күбесе белемле яшьләр. Мин хезмәттәшләрне, безнең системада эшләп лаеклы ялга киткән ветераннарыбызны Энергетиклар көне белән тәбриклим. Өйләребез дә, тормышыбыз да якты һәм җылы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев