Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ял итү, аралашу почмагы булсын

Бу атнаның беренче көнендә район үзәге өчен мөһим тагын бер вакыйга булды - Базарлы Матакның Имәнлек урамында Ана даны паркы ачылды. Паркны чынлап торып җәй башында гына төзи башладылар дип әйтә алабыз. Гәрчә аның проекты, эш планы үткән елда ук әзер иде инде. Бу паркны төзүгә халыктан җыелган үзара йөкләнгән...

Бу атнаның беренче көнендә район үзәге өчен мөһим тагын бер вакыйга булды - Базарлы Матакның Имәнлек урамында Ана даны паркы ачылды.

Паркны чынлап торып җәй башында гына төзи башладылар дип әйтә алабыз. Гәрчә аның проекты, эш планы үткән елда ук әзер иде инде. Бу паркны төзүгә халыктан җыелган үзара йөкләнгән салым акчалары да җәлеп ителгәнлектән, аны уртак төзелеш дип әйтергә була. Төп төзелеш эшләрен "Строитель и К" коллективы башкарды, моңа өстәп күп кенә оешма, учреждениеләр хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, бигрәк тә 95 нче һөнәр училищесы курсантлары да үз өлешләрен керттеләр.

Һәм менә, шушы эштә катнашучылар белән бергәләп, Ана данын тантаналы төстә ачтылар. Көн салкын, яңгырлы булса да, паркның челтәрле коймалары, соңгы сары яфраклары белән килүчеләрне сәламлап утыручы куаклар, түп-түгәрәк мәйданчыклары, таш түшәлгән сукмаклары һәм ял итәргә чакырып торучы эскәмияләр тантанага җыелучыларның кәефләрен күтәрде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре биредә беренче тапкыр концерт куйды - анысы да күркәм булды.

Иң мөһиме - бу тантанада Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашты. Ул үз командасы белән республика районнарында булып, Парклар һәм скверлар елы кысаларында билгеләнгән эшләрнең ничек үтәлүен тикшерә икән. Безнең районга да килгән Наталия Львовна, Ана даны паркын ачуда катнашырга булган.

Тантанага җыелучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

-Бүген без биредә Ана даны паркын ачабыз. Нинди тирән мәгънәле исем бирелде паркка. Ул авылның бу өлешендә яшәүчеләр өчен яраткан ял почмагына әверелер дип ышанам. Биредә, күрәсез, инде 3 урам бар. Ә киләсе елда дүртенчесе барлыкка киләчәк: биредә арендалы торак һәм ятимнәр өчен өйләр төзеләчәк. Тиздән балалар бакчасы ачачакбыз. Бу районга бөтенләй яңа сулыш өрәчәк,-диде ул: район башлыгы Базарлы Матакта тагын берничә парк булачагы турында да әйтеп үтте. Аның әйтүенчә, Наталия Фишман белән бергәләп парк я сквер ясарлык тагын берничә урынны караячаклар икән. Ә яңа ачылган паркта әле баласын кочкан ана сыны, балалар уен мәйданчыгы, сәхнә, кафе һәм кечкенә генә кибет тә булачак.

Район башлыгы үзара йөкләнгән салым түләгән һәркемгә рәхмәт әйтте.

-Бу паркларны төзүгә халыктан җыелган 4 миллион сум акча тотылды,-диде ул.

Ул шулай ук паркны төзегән коллектив җитәкчесе - "Строитель и К" оешмасы начальнигы Рәшит Мусинга, 95 нче һөнәр училищесы директоры Илнур Шәйдуллинга рәхмәт хатлары тапшырды. Имәнлек урамында яшәүчеләр исеменнән Рәйсә ханым Хәбибуллина чыгыш ясап, район җитәкчеләренә рәхмәт әйтте һәм шушы паркта кышка балалар өчен шугалак катырасы иде, дигән тәкъдимен дә җиткерде.

Яңа парк бик тә матур булып чыккан, күренеп тора, аның проектын ясаучылар да, төзүчеләр дә күңел җылысын кушып эшләгәннәр. Ул тиз арада шушы тирәләрдә яшәүчеләрне үзенә тартып, ял итү һәм аралашу почмагына әйләнер, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев