Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьләр кайда көч сыныйлар

Спорт фанатлары бу көннәрдә бөтен эш-мәшәкатьләрен ташлап, Казанда барган дөнья чемпионаты ярышларын күзәтә. Йөзә, суга сикерү кебек ярышлар онытылмаслык тамашага әйләннеп, моңрачы спортның бу төрләренә әллә ни мөкиббән булмаганнарның да күңелен яулый. Спортчылар һәм тамашачылар өчен идеаль шартлар тудыра алган Казаныбыз исә Россиянең спорт башкаласы дип юкка гына аталмавын кабат...

Спорт фанатлары бу көннәрдә бөтен эш-мәшәкатьләрен ташлап, Казанда барган дөнья чемпионаты ярышларын күзәтә. Йөзә, суга сикерү кебек ярышлар онытылмаслык тамашага әйләннеп, моңрачы спортның бу төрләренә әллә ни мөкиббән булмаганнарның да күңелен яулый. Спортчылар һәм тамашачылар өчен идеаль шартлар тудыра алган Казаныбыз исә Россиянең спорт башкаласы дип юкка гына аталмавын кабат раслый.

Кайда яшьлек, шунда көч, дәрт, шунда үзеңне күрсәтү, көчеңне сынау омтылышы. Спорт нәкъ менә шул теләк-омтылышларны тормышка ашыра, уңышлы шәхес тәрбияли. Аның сәламәтлеккә файдасы турында әйтеп торасы да юк. Шөкер, безнең яшьләребез дә соңгы елларда спорт белән бик теләп шөгыльләнә башладылар. Моның өчен мөмкинлекләр тудырылды чөнки. Быел көзгә, төгәлрәк әйтсәк, 11 ноябрьдә Базарлы Матакта "Алинә" универсаль спорт залы ачылуга 5 ел тула. Әле кайчан гына дөнья чемпионы якташыбыз Алинә Кабаева катнашына сөенә-сөенә ачкан идек без аны (спорт залы "Бердәм Россия" партиясе ярдәме белән төзелде). Ә хәзер инде район үзәген ансыз күз алдына китереп булмый. Зур залы 72 гә 42 метр булган әлеге корылмада спортның бик күп төрләре белән шөгыьләнү мөмкинлдеге тудырылган.

Кичләрен нишлисез, ял сәгатьләрен кая үткәрәсез, дигән сорауга бик күпләр: "Алтнә"дә дигән сорауга бик күпләр: "Алинә"дә!- дип давап бирә.

Бүген тормыш рәвешебез шулкадәр нык үзгәрде ки, үсмерләр, яшьләр әтиләре балачагындагыча тыкрыкта я авыл башындагы бушлыкта туп тибү белән генә канәгать түгел шул инде. Ә менә махсус спорт корылмалары, спорт мәйданчыклар аларны үзләренә тартып торырга мөмкин. Шуңа да республикабызда аларны төзүгә бик зур игътибар бирелә. Казанда Универсиадага әзерлек вакытында авыл җирлекләрендә дә спорт мәйданчыклары төзелә башлады. Бездә шундый беренче мәйданчык район үзәгендә, мәдәният йорты белән. кинотеатр арасында барлыкка килде - биредә баскетбол мәйданчыгы пәйдә булды. Янәшәдә балалар өчен уен мәйданчыгы да урнашкач, үзенә бөртөрле комплекс оешты. Хәзер биредә көне буе балалар уйный.

Үткән елда Хузангай һәм Түбән Әлки авылларында, аңарчы Базарлы Матакта төзелде уен мәйданчыклары. Быел тагын аларның саны өчкә артырга тиеш. Район үзәгенең Яшьләр урамындагы паркта, Чуаш Кичүендә бу мәйданчыкларда бала-чага чыр-чуы тынмый. Ә менә Базарлы Матакның Вахитов урамында смета бәясе 2 миллион 767 мең сум торган спорт мәйданчыгы төзелеше бераз тоткарланган. Әмма көзгә чаклы "Строитель и К" оешмасы аны төзеп куячак, дип ышандыралар.

-Хәзерге вакытта шушы программа буенча төзелгән 9 мәйданчык эшләп тора безнең районда. Алар спорт уеннарында 6 юнәлешне күз алдында тота. Балалар мәйданчыклары урам тренажерлары белән җиһазландырыла. Кайберләрендә футболчылар шөгыльләнә, берничәсен волейбол һәм баскетбол сөючеләр үз иткән,-ди район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Айрат Вәлиев.

Аның әйтүенчә, киләсе елга тагын өч мәйданчык төзү планга кергән инде. Аннары Татар Борнае, Алпар авыллары чиратта. Билгеле, максат - аларны һәр авылда булдыру.

…Җәйнең озын көннәре соңга калып сүнә башлый. Авыл кешеченең эше дә тиз генә бетми. Шуңадыр, көндез бушабрак торган спорт мәйданчыкларына яшьләр кичләтеп кенә җыела. Һәм караңгы төшеп, туп күренмәслек булганчы алар шунда ярышлар үткәрәләр. Әле бит футбол буенча район беренчелеге дә бара бездә. Кыскасы, спорт мәйданчыклары буш тормый. Димәк аларны төзү бик тә кирәкле һәм дөрес эш булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев