Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле…

Бу көннәрдә "Тяминов" фермер хуҗалыгында бәрәңге алу, аны урнаштыру эшләре белән кайныйлар. Быел табигать тә аларга уңышны җыйганда аяз, җылы һава торышы белән булыша. Әнә шундый тынгысыз көннәрендә без әлеге фермер хуҗалыгында эшләрнең барышы белән танышып кайттык. Юрий Тяминов күпме еллар инде бәрәңге, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Бүген ул аягына...

Бу көннәрдә "Тяминов" фермер хуҗалыгында бәрәңге алу, аны урнаштыру эшләре белән кайныйлар. Быел табигать тә аларга уңышны җыйганда аяз, җылы һава торышы белән булыша. Әнә шундый тынгысыз көннәрендә без әлеге фермер хуҗалыгында эшләрнең барышы белән танышып кайттык.

Юрий Тяминов күпме еллар инде бәрәңге, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Бүген ул аягына нык баскан фермер хуҗалыгы. Аның төрле маркалы тракторлары, бөртек суктыру, бәрәңге алу комбайннары бар. Җир эшкәртү өчен агрегатлары җитәрлек. Тагын бер мактанычы - "Тяминов" фермер хуҗалыгы республикада сугару юлы белән бәрәңге үстерүче буларак үзен танытты. Аның кырлары янында, республика бюджетыннан финансланып, сугару эшләре өчен буа төзелде. Биредә шулай ук республика ярдәме белән сугару агрегатлары алдылар. Быел җәен айдан артык корылык хөкем сөргәндә дә фермер хуҗалыгының бәрәңгесе дымга кинәнеп үсте. Бүген инде "икенче икмәк" уңышын җыю эшләре бара.

Юрий Тяминов узган ел бәрәңгене 50 гектарда үстерсә, быел аны 72 гектарга җиткерде. Үзенә эш арттырып кына калмады, отыш та ясады. Республика хөкүмәте яшелчә, шул исәптән бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүчеләргә әлеге культураларның һәр гектарына шактый зур күләмдә субсидия бирә. Ә киләсе елдан яшелчә мәйданнарын арттыручыларга шулай ук һәр гектар исәбеннән өстәмә субсидия каралган.

Хәер, Юрий Анатольевич бәрәңге үстерү хезмәтенә бернинди ярдәм каралмаганда ук бу эшкә башы-аягы белән чумган фермер. Хөкүмәт ярдәме аның алга билгеләгән планнарын тизрәк тормышка ашыруга этәргеч кенә булды.

Бу көннәрдә фермер хуҗалыгы басуында бәрәңге алу комбайны көн-төн диярлек эшли. Әйтик, иртә таңнан кырга комбайн белән Валерий Якорев чыкса, көннең икенче яртысында штурвал Александр Ивановка күчә.

Бәрәңгене инде без күз алдына китергәнчә буразнадан чиләккә чүпләү беткән икән хәзер. Аны әнә шул Германиядә җитештерелгән тагылма комбайн җыя. Дөрес, машина башкарган эш тиз булса да, кул хезмәтенә җитми - бәрәңге дип белеп эре балчык кисәкләрен дә бункерына тутыра.

Шуңа комбайн җыеп алган бәрәңге тагын чистарту һәм эрегә-вакка аеру агрегаты аша уза. Без фермер хуҗалыгына килгәндә мәш килеп әнә шул агрегатны ремонтлыйлар иде.

Техника ватылды дип эшне туктатып торып булмый. Мондый чакта бәрәңгене аралау, сатуга әзерләү өчен сеткаларга тутыру хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Тау-тау йодрык-йодрык бәрәңге күчләре янында бер төркем кызлар, апайлар әнә шул эш белән мәш киләләр иде. Мин аларны сурәткә төшерим, дигән идем дә:

-Өс-башларыбыз матур түгел, төшермәгез инде,-диештеләр. Кем яхшы кием белән бәрәңге чүпләсен инде…

"Тяминов" фермер хуҗалыгының баш бухгалтеры, җитәкченең уң кулы Дина Ензаева белән сөйләшәбез.

-Бүген безнең кырдагы бәрәңгенең өчтән бере алынды. Комбайнчылар көненә 7 гектарда уңышны җыеп алалар. Менә кичәдән бирле бәрәңгене базадан сата башладык. Ульяновск, Самара өлкәләреннән, күрше районнардан күпләп алучылар булды инде. Әнә Болгардан бер егет янә бәрәңгегә килгән, кичә бер машина төяп киткән иде инде,-дип Дина Александровна склад каршындагы автомобильгә күрсәтә. -Безнең бәрәңгене сатып алучылар күп. Бәясе дә килосы 11 сум гына бит. Ә чәчүлекне 6 сумнан җибәрәбез.

Әлеге фермер хуҗалыгында бүген 30 лап кеше эшли. Аларның күбесе даими хезмәттә. Бүген инде фермерның 200 тоннадан артык бәрәңгесе кышкы саклауга куелган. Бу эшне барлык шартын китереп үзе дә авыл хуҗалыгы белгече булган Артур Тяминов башкарган.

Монда шоферлар Юрий Еликов, Александр Чернов, Сергей Зинкин, Николай Архиповка да эш җитәрлек. Тракторчылар Тимофей Яковлев, Александр Тяминов хезмәтләре дә мактауга лаек.

Мин Дина Александровнадан иң вак, иң мәшәкатьле эш башкаручылар - бәрәңге чүпләүчеләр турында кызыксынам.

-Алар бездә күбәү инде - берсен атап, берсен калдырсаң үпкәләрләр,-ди ул. -Шулай да Татьяна Иванованы, Надежда Максимованы, Елена Маркованы, Валентина Андрееваны әйтми уза алмыйм. Алар - безнең төп таянычыбыз. Хәзер лаеклы ялдагы Аля Аллахвердиева да аларга кушылды.

"Тяминов" фермер хуҗалыгы быел бәрәңге саклау склады да төзеп бетереп килә. Бүген биредә аның идәнен асфальтлыйлар инде. Тора-бара шул складны җылытып, бәрәңгене күпләп кышка саклауга кую мөмкинлеген булдырмакчылар.

Хуҗалык 200 гектарда бөртеклеләр дә үстереп, суктырып алган. Ул җирне инде сукаларга да өлгергәннәр. Фермерда 67 кешенең пай җирләре бар. Ул аларга дивиденд итеп өч центнер исәбеннән бөртек тараткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев