Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үсеш нокталары һәм юллары билгеләнде

Укытучыларның август киңәшмәләре быел үзенчәлекле булды: башта мәктәпләрдә төрле фәннәр буенча белем бирүче белгечләр ун көн буе төрле секцияләрдә эшләп тәҗрибә уртаклаштылар, яңа уку елында булачак яңалыклар белән таныштылар. Ә үткән җомгада район мәгариф хезмәткәрләре пленар утырышына җыелдылар. Бу көнне мәктәпләр бюджеттан тыш эшчәнлекләренең нәтиҗәсен күрсәтеп, кинотеатр каршындагы мәйданда кечкенә...

Укытучыларның август киңәшмәләре быел үзенчәлекле булды: башта мәктәпләрдә төрле фәннәр буенча белем бирүче белгечләр ун көн буе төрле секцияләрдә эшләп тәҗрибә уртаклаштылар, яңа уку елында булачак яңалыклар белән таныштылар. Ә үткән җомгада район мәгариф хезмәткәрләре пленар утырышына җыелдылар.
Бу көнне мәктәпләр бюджеттан тыш эшчәнлекләренең нәтиҗәсен күрсәтеп, кинотеатр каршындагы мәйданда кечкенә генә базар ясап алалар. Быел да шулай булды: капчык-капчык суган, кишер, чөгендер, бәрәңге, бүтән төр яшелчәләр - сарымсак, татлы борыч, кабак һәм башкалар мәктәп бакчаларында мул уңыш үстерелүен расларлык, югары булмаган бәяләре белән сатып алучыны кызыктырырлык иде.
Пленар утырыш үзе җитди сөйләшү рәвешендә үтте. Башта район укытучылары мәгариф идарәсен яңарак кына җитәкләгән Илнур Юсуповның отчет докладын тыңладылар. Бу чыгыш мәктәпкәчә укыту һәм тәрбия мәсьәләләре белән башланды. Соңгы елларда балалар бакчаларының эшчәнлеге федераль дәүләт стандартлары буенча алып барыла, чөнки инде мәктәп бусагасын атлап кергәнче үк бала тиешле әзерлек үткән, билгеле бер дәрәҗәдә белемнәр үзләштергән булырга тиеш икән. Шуңа күрә балалар бакчаларын ремонтлауга, заманча җиһазлауга, әсбаплар белән тәэмин итүгә игътибар зур.
Районда өч бакчага ремонт, тагын өчесенә реконструкция ясалган, бер яңа бакча куллануга тапшырылган. Киләсе елда тагын өч бакчаны ремонтлап булмасмы, дип өметләнәләр. Бакчаларда эшләүче 106 педагогның 59 ы югары, 38 е махсус урта белемгә ия, 23 тәрбияче читтән торып укый.
-Бу өлкәдә безнең бурыч - мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирүдә эзлеклелекне тәэмин итү,-диде мәгариф идарәсе җитәкчесе.
Билгеле, Илнур Вәлиевич чыгышының күпчелек өлеше мәктәпләр эшчәнлеген анализлауга багышланды. Чөнки безнең район республика буенча төзелгән рейтингның иң соңгы баскычларында. Бер карасаң, мәктәпләрнең матди базасы да әйбәт, укытучылар да нигездә югары белемле, квалификация категорияле. Шулай да алдагы уку елы белән чагыштырганда безнең район әлеге рейтингта ике баскычка күтәрелгән үзе. Ә Базарлы Матак урта мәктәбе республиканың иң яхшы 100 мәктәбе арасында, алай гына түгел, 22 нче урында. Димәк, утырышта катнашкан мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлеге начальнигы Святослав Гусев билгеләп үткәнчә, "үсеш нокталары" бар, алдынгыларның тәҗрибәсе башкаларга да үрнәк булсын иде.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе район мәктәпләре эшчәнлегенә тулы анализ ясады. Милли мәгариф, һөнәри белем һәм әзерлек, тәрбия һәм өстәмә белем, хәрби-патриотик тәрбия, балаларның ялын оештыру, төрле олимпиадалар нәтиҗәләре һәм башкалар - берсен дә игътибарсыз калдырмады ул.
Утырышта Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназия директорлары Луиза Абдрахманова, Фәридә Яруллина, "Каенкай" балалар бакчасы мөдире Татьяна Заминалова чыгыш ясап, мәгариф идарәсе начальнигы сөйләгәннәрне тулыландырдылар. Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәмзил Вәлиуллин юлда балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү турында кисәтеп узды.
Район башлыгы Александр Никошин педагогларның барысын да яңа уку елы белән котлады.
-Укытучы - бөтен нәрсәнең нигезе, бусы бәхәссез!-дип башлады ул чыгышын. -Мәктәпләрне оптимальләштерү дәвам итә, әмма без мәктәпләрне ябу ягында түгел. Чөнки мәктәбе булмаган авыл - бетүгә баручы авыл ул. Район бюджетының 70 процентын мәгариф өлкәсен финанслауга юнәлтәбез. Быел бу сумма 384 миллион сум тәшкил итте!
Район башлыгы республика рейтингында "кызыл зонада" булуыбызга борчылуын да яшермәде:
-Уку елы зур үзгәрешләр белән башланырга тиеш. Кадрлар белән эшләүгә аеруча игътибар бирергә кирәк - тәҗрибәле укытучылар гына түгел, яшьләр дә күбрәк эшләсен мәктәптә. Аларны торак белән тәэмин итү мөмкинчелеген табарга тырышырбыз. Яшь укытучыларга сәгатьләр санын җитәрлек бирегез. Кызганычка каршы, кайбер мәктәпләрдә укытучылар укучыларга тирән белем бирә алмыйлар. Моны тамырдан үзгәртергә тиешбез. Шулай ук балаларга физик тәрбия бирү дә игътибар үзәгендә булсын. Мөмкинлекләребез бик зур, хәзер әнә үз бассейныбыз да бар. Районның барлык мәктәпләре укучыларны бассейнга алып килеп, дәресләр үткәрүне тәэмин итәргә тиеш,-диде ул аерым алганда. Александр Федорович утырышта катнашучыларның күп булмаган сорауларына да җавап бирде.
Утырышның икенче өлеше алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләүгә багышланды. Базарлы Матак мәктәбе укытучысы Эльмира Монадиева Россия Федерациясенең гомуми белем мактаулы хезмәткәре исеменә лаек булды. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын гимназия укытучысы Илһам Сабитовка, ә "Мәгарифтә казанышлары өчен" дигән күкрәк билгеләрен Иске Чаллы һәм Чуаш Кичүе мәктәпләре укытучылары Миләүшә Гатина белән Гүзәл Җәббаровага бирделәр. Тагын күп кенә укытучыларга республика мәгариф министрлыгының, район җитәкчелегенең Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук кайбер балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең эш нәтиҗәләрен дә 15, 10, 5 мең сумлык премия белән бәяләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев