Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җыеп алынган икмәкне ышанычлы саклыйлар

Урып-җыю эшләре башлангач, яңа уңыштан икмәк төялгән беренче машиналар Базарлы Матактагы "Кызыл Шәрык-Агро" элеваторына 18 июльдә кайта башлаган иделәр. Шуннан бирле бирегә олаулар туктаусыз агыла. Элеватор исә быелгы урак чорында 85 мең тоннага кадәр бөртек кабул итәргә әзер. Урак - элеватор коллективы өчен дә елның иң кызу чоры. "Кызыл Шәрык-Агро"...

Урып-җыю эшләре башлангач, яңа уңыштан икмәк төялгән беренче машиналар Базарлы Матактагы "Кызыл Шәрык-Агро" элеваторына 18 июльдә кайта башлаган иделәр. Шуннан бирле бирегә олаулар туктаусыз агыла. Элеватор исә быелгы урак чорында 85 мең тоннага кадәр бөртек кабул итәргә әзер.
Урак - элеватор коллективы өчен дә елның иң кызу чоры. "Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары басуларыннан бирегә көн саен 2-3 мең тонна бөртек кайтаралар. Көне-көне белән элеватор хезмәткәрләре икмәк төялгән 200-250 машинаны кабул итәләр. Басудагы комбайннарны көттермәс өчен машиналарны элеватор йортында чиратта тотмаска тырышалар, эш завод конвейерындагы кебек оештырылган, өзлексез һәм тоткарлыксыз бара. Кырлардан кайтарылган бөртек вакытында эшкәртелеп, саклагычларга озатыла.
Менә җиде ел инде элеватор коллективы белән Рәис Хәмитов җитәкчелек итә. Әңгәмәбезнең башында ук Рәис Минтаһир улы быелгы урып-җыю сезонын элеваторда зур ремонт эшләрен тәмамлап каршылауларын әйтеп үтте.
-Күз тимәсен, урак башланганнан бирле әллә ни ватылулар булганы юк, эшебез дә тоткарланмый. Ә башка елларда андый күңелсезлекләргә очрый идек,-ди ул.
Элеваторның "йөрәге"- лаборатория. Күп еллардан бирле биредә Гөлҗиһан Садыйкова, Рәмзия Шиһапова, Рузия Хисмәтова тырышып хезмәт куялар. Хәзер алар өчен киеренке эш чоры. Хәер, икмәк кабул итү төгәлләнгәч тә эшләре кимеми кызларның. Ел әйләнәсе саклаудагы орлыкны даими тикшереп, анализ ясап торалар алар. Безнең лаборатория "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятендә иң яхшылардан санала икән.
Базарлы Матак элеваторы 2004 елда эшли башлады. Беренче көннәрдән алып биредә Әнәс Зәйдуллин, Василий Матвеев, Рамил Гарипов, Азат Вәгыйзовлар хезмәт куя. Әлеге егетләр - үз эшләрендә алыштыргысыз осталар, алар киптерү операторлары. Биредә берьюлы биш киптерү җайланмасы эшли ала. Һәм бер тәүлектә бу җайланмалар 3 мең тоннага чаклы бөртекне киптереп саклауга кую дәрәҗәсенә җиткерә алалар.
Инвестор Айрат Хәйруллин Базарлы Матактагы элеваторның куәтен арттырып, 150 мең тоннага чаклы икмәк кабул итә алырлык дәрәҗәгә җиткерергә уйлый.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин күптән түгел быелгы уңыш турында фикерләрен безнең белән дә уртаклашып торган иде («Әлки хәбәрләре»нең 2016 ел, 29 июль саны):
-Узган елны бодайның тоннасы 12 мең сумнан сатылды һәм быел да азык-төлек бодаена бәя сакланып калсын өчен барлык алшартлар бар,-диде ул. -Икмәккә бәя узган ел дәрәҗәсендә калырга тиеш. Бәяләр үсәр өчен бернинди дә объектив сәбәпләр күренми. Быел да бәяләрне узган ел дәрәҗәсендә саклап калып авыл хезмәтчәннәрен шатландырырбыз, һәм шул ук вакытта шәһәрлеләрне дә сыйфатлы икмәк белән куандырырбыз дип уйлыйм. Яхшы уңыш алар өчен дә зур шатлык. Мин тегермәнчеләр һәм ипи пешерүчеләрнең бәяләрне саклап калулары өчен каршылыклар күрмим. Ипи кыйбатланмаска тиеш.
Базарлы Матак элеваторы хезмәткәрләре исә басулардан бөртек төяп соңгы йөк машинасы кайтканчы шундый югары темпта эшләргә әзер. Биредә сакланган икмәкне Казан, Яр Чаллы ипи комбинатлары, республиканың кошчылык фабрикалары бик теләп сатып алалар икән. Бу ышаныч үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев