Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уракның 80 проценты төгәлләнде

Район механизаторлары игеннәрнең 80 процентын җыеп алдылар. Көзге бодай, арыш, борчак тулысы белән суктырылды. Бу көннәрдә комбайнчылар арпа, солы, вика басуларында эшлиләр. Бөртеклеләрнең уңышы һәр гектардан уртача 30,4 центнер тәшкил итә. 75 мең тонна бөртекне суктырып амбарларга озаттылар инде игенчеләребез. Шул ук вакытта күпьеллык үләннәрне икенче тапкыр чабып сенаж хәзерләү...

Район механизаторлары игеннәрнең 80 процентын җыеп алдылар.
Көзге бодай, арыш, борчак тулысы белән суктырылды. Бу көннәрдә комбайнчылар арпа, солы, вика басуларында эшлиләр. Бөртеклеләрнең уңышы һәр гектардан уртача 30,4 центнер тәшкил итә. 75 мең тонна бөртекне суктырып амбарларга озаттылар инде игенчеләребез.
Шул ук вакытта күпьеллык үләннәрне икенче тапкыр чабып сенаж хәзерләү дәвам итә. Хуҗалыкларда 112 мең тонна сенаж бар. Былтыр бу вакытта 72 мең тонна гына сенаж салынган булган. Печән хәзерләү дә уңышлы бара - 8,1 мең тонна кыйммәтле азык рулоннарга төрелеп утарларга кайтарылган һәм өеп куелган. План буенча тагын 4 мең тонна печән хәзерләргә кирәк әле.
Игеннәре суктырылган басуларда саламны җыеп алу, туңга сөрү дә оешкан төстә алып барыла. Бүгенгә 5600 гектар җир сукаланган. Әлеге эшләрнең темпы көннәнкөн югарырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев