Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Ветераннар оешмасынды яңа җитәкче (+ФОТО)

Ветераннар (пенсионерлар) оешмаларының район советы үзенең отчет конференциясен үткәрде. Төрле авылларда эшләп килүче 21 башлангыч оешмадан илледән артык делегат соңгы биш елда эшләгәннәр турында сөйләштеләр. Ветераннар (пенсионерлар) оешмасы белән 22 ел буе Фаиз ага Шакиров җитәкчелек итте. Искиткеч бит, үзенә күрә матур гына хезмәт стажы! Шушы чорда ветераннар оешмасы үсте,...

Ветераннар (пенсионерлар) оешмаларының район советы үзенең отчет конференциясен үткәрде. Төрле авылларда эшләп килүче 21 башлангыч оешмадан илледән артык делегат соңгы биш елда эшләгәннәр турында сөйләштеләр.

Ветераннар (пенсионерлар) оешмасы белән 22 ел буе Фаиз ага Шакиров җитәкчелек итте. Искиткеч бит, үзенә күрә матур гына хезмәт стажы! Шушы чорда ветераннар оешмасы үсте, ныгыды, абруй туплады. Ул күп кенә өлкәннәр өчен тормыш авырлыкларына юлыкканда ярдәм итүчегә, яклаучыга әйләнде.

Фаиз ага конференциядә доклад белән чыгып, хисап тотты. Оешманың контроль-ревизия комиссиясе рәисе Нәфисә Гыйльметдинова да үз сүзен әйтте. Оешма идарәсе әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюковка чират җиткәч, ул башта шушы яшькә кадәр актив яши алганы өчен медицина хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте. Аннары аларны шелтәләп тә алды.

-Ни өчен безне, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны, бушлай дарулар белән бик начар тәэмин итәләр? Бер дару алу өчен генә дә хастаханәгә 4-5 тапкыр барырга туры килә бит! Авырып китсәң, әле сине дәвалардай даруы һич булмый, яздырып алулары да мең бәла! Ярар инде, мин район үзәгендә яшим. Ә авылда гомер итүчеләр нишләргә тиеш?-дип дәгъвасын җиткерде ул. Аның һәм конференциядә катнашучыларның медицина хезмәтенә кагылышлы сорауларына үзәк хастаханә баш табибы урынбасары Илмир Низамов җавап бирде.

Конференциядә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хабир Иштирәков катнаштылар, аларның чыгышларын өлкәннәр бик игътибар белән тыңладылар. Ветераннар советы секретаре Рәхилә Хәбибуллина соңгы биш елда эшләгәннәр турында өстәп сөйләде. Ә аннары, конференциянең көн тәртибендәге оештыру мәсьәләләренә күчкәч, Фаиз ага Шакиров, сүз сорап алып, үзен рәислектән азат итүләрен сорады. Бу гозер күпләр өчен көтелмәгән иде, шуңа башта аптырап та калдылар конференция делегатлары. Әмма, төрле яклап уйлашкач, уртага салып сөйләшкәч, Фаиз аганың үтенечен канәгатьләндерергә кирәк, дигән фикергә килделәр. Аның урынына райондашларга яхшы таныш Ришат Әсәт улы Хәлиуллинны сайлыйк, дигән тәкъдим әйтелде. Бу тәкъдим алкышлап кабул ителде.

Шулай итеп, район ветераннар (пенсионерлар) оешмасының яңа җитәкчесе сайлап куелды. Аны республика конференциясенә делегат итеп тә сайладылар, алга таба уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев