Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу акциясе башланды

14 ноябрьдән 24 енә кадәр Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция үткәрелә. 2005 елдан бирле, БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән, һәр елны ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл аварияләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты - юллардагы үлем-җитем проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Дөньяда көн...

14 ноябрьдән 24 енә кадәр Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция үткәрелә.

2005 елдан бирле, БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән, һәр елны ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл аварияләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты - юллардагы үлем-җитем проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Дөньяда көн саен юл-транспорт фаҗигаләре нәтиҗәсендә 3 мең кешенең гомере өзелә, 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала. Юлларда ел да 1,3 миллионга якын кеше һәлак була. Һәм тагын 50 миллион кеше имгәнә, инвалидка әйләнә.

Юл-транспорт һәлакәтләре 15-25 яшьтәге яшь кешеләр үлеменә китерүче беренче зур сәбәп булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, 2020 елга юл аварияләре аркасында имгәнүләр йөрәк-кан тамырлары һәм онкология чирләреннән соң үлемгә китерүче өченче сәбәпкә әверелергә мөмкин.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, быел районыбыз юлларында аварияләрдә 2 кешенең гомере өзелгән. Аларның берсе - балигъ булмаган кыз бала.

Бүген башланган акция юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булганнарны тагын бер кат искә алырга, юл аварияләре проблемасына игътибар юнәлтергә чакыра.

Шуны онытмаска кирәк: юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү аварияләрне булдырмаска һәм кеше гомерләрен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев