Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында тавыш бирү зур җанлылык белән уза (+ФОТО)

Бүген 22 майда "Бердәм Россия" партиясенең бердәм праймериз көнендә районыбызда тугыз урында хисап участоклары эшли башлады. Базарлы Матакта ике урында -- Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә һәм "Колос" кинотеатры бинасында, Иске Алпар, Чуаш Кичүе, Юхмачы, Ташбилге, Салман, Чуаш Борнае, Түбән Әлки авылларында тавыш бирергә мөмкин. Без Чуаш Кичүе хисап участогында булдык....

Бүген 22 майда "Бердәм Россия" партиясенең бердәм праймериз көнендә районыбызда тугыз урында хисап участоклары эшли башлады. Базарлы Матакта ике урында -- Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә һәм "Колос" кинотеатры бинасында, Иске Алпар, Чуаш Кичүе, Юхмачы, Ташбилге, Салман, Чуаш Борнае, Түбән Әлки авылларында тавыш бирергә мөмкин.

Без Чуаш Кичүе хисап участогында булдык. Хисап участогы рәисе Рәзидә Борһанова беренче нәтиҗәләр белән безне таныштыра:

-Сәгать 10га безнең хисап участогында 152 кеше тавыш бирде. Участокта сәгать сигездә праймериз башланды. Беренчеләрдән булып Югары һәм Түбән Кәчидән, Әхмәттән, Иске Әнҗерә һәм Чуаш Кичүеннән сайлаучылар килде.

Без тавыш бирүчеләр белән дә сөйләштек.

Иске Әнҗерәдән Илгиз Сәлахов:

-Хәзер безнең Чүпрәле районына китүебез. Тавыш бирүдә бик катнашасым килгән иде. Шуңа сәфәребезне дә берничә сәгатькә соңарттык. Мин Марат Әхмәтов һәм Айрат Хәйруллинга тавышларымны бирдем. Бу ике шәхес авыл хуҗалыгы өчен җан аткан кешеләр.

Тагын бер хисап участогында булдык. Ул Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә урнашкан. Тирә-юньгә музыка яңгырый. Гимназиядә зур җанлылык. Тавыш бирү участогы җитәкчесе Алия Шәрәфиеваның кәефләре әйбәт. Тавыш бирү өчен бар нәрсә дә җитеш,-ди ул. -Халык та бик актив икән.

Район үзәгендә тагын бер хисап участогы эшли - "Колос" кинотеатры бинасында. Монда да халык бик күп килгән инде. Бигрәк тә сәгать 10да зур җанлылык булган. Тавыш бирүчеләрнең күбесе кулларына бюллетеньнәр алгач та бик игътибар белән һәр кандидатураны карый икән. Димәк, һәр кеше үз фикерен, үз тавышын лаеклы кандидатларга бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев