Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Әлки районы Юхмачы участок хастаханәсе зур яңарыш кичерде – "Төзелеш" җәмгыяте биредә капитал ремонт эшләрен төгәлләде

Быел Юхмачы участок хастаханәсе зур яңарыш кичерде - "Төзелеш" җәмгыяте биредә капитал ремонт эшләрен төгәлләде. Татарстан хөкүмәте биргән 5 миллион сумнан артык акчага хастаханәнең стационар өлешен, поликлиникасын өр-яңадан диярлек ремонтлап чыкканнар. 500 квадрат метрга якын мәйдан яңарыш кичергән. Юхмачы хастаханәсе төзелгәндә үк искергән бина. Аңа нигез салынудан файдалануга тапшырылганчы ике...

Быел Юхмачы участок хастаханәсе зур яңарыш кичерде - "Төзелеш" җәмгыяте биредә капитал ремонт эшләрен төгәлләде.
Татарстан хөкүмәте биргән 5 миллион сумнан артык акчага хастаханәнең стационар өлешен, поликлиникасын өр-яңадан диярлек ремонтлап чыкканнар. 500 квадрат метрга якын мәйдан яңарыш кичергән.
Юхмачы хастаханәсе төзелгәндә үк искергән бина. Аңа нигез салынудан файдалануга тапшырылганчы ике дистә елга якын вакыт үтә. Агач тәрәзә рамнары ябылмый интектерә, бинада җылы тормый иде, диләр. Ишек дигәннәре дә искелек калдыгы була.
Менә быел район җитәкчелеге әлеге хастаханәне ремонтлауны республика программасына кертеп, биредә зур төзекләндерү эшләре башкарылды. Электрүткәргечләр, җылылык системасы, канализация юллары - барысы да яңабаштан диярлек эшләнгән.
Район җитәкчесе Александр Никошин Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйховка яңарган хастаханәне күрсәтеп чыкты. Районның иң тәҗрибәле теш табибларының берсе Әнәс Сафин кабинеты ремонтланып кына калмаган, Төньяк Кореяда эшләнгән берничә йөз мең сумлык теш дәвалау станогы белән дә җиһазландырылган. Икенче каттагы берничә бүлек тә беренче каттагы иркен, якты бүлмәләргә күчкән.
Баш табиб Җәүдәт Зәкиуллин бушап калган мәйданны өлкәннәр йортына тапшыру ягында. Бу мәсьәләне министр урынбасары хәл итәргә ышандырды.
Участок хастаханәсе поликлиникасына алгы яктагы керү юлы да ачылган. Монда коляскалар белән үтү дә җайлы. Тиздән хастаханә авыруларны кабул итәр. Биредә дәвалану өчен тудырылган шартлар аларга ошамый калмас.
Казан кунагын бер уңайдан Базарлы Матак поликлиникасында башланган ремонт белән дә таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев