Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Белем көне –Түбән Кәчи мәктәбе капиталь ремонттан соң укучыларны кабул итте

"Балачактан бирле без йөрәкләребездә тәүге кыңгырау һәм беренче укытучыларыбыз зур тормышка юллама биргән яраткан мәктәбебез турында истәлекләрне кадерләп саклыйбыз. Үсә төшкәч мәктәптә алынган бәясез байлыкны югары белем бирү йортларында, техникумнарда арттырырга тырышабыз. Олыгая барган саен туплаган белем һәм тәҗрибәбезне үсеп баручы буын белән уртаклашабыз" (Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатеннән)...

"Балачактан бирле без йөрәкләребездә тәүге кыңгырау һәм беренче укытучыларыбыз зур тормышка юллама биргән яраткан мәктәбебез турында истәлекләрне кадерләп саклыйбыз. Үсә төшкәч мәктәптә алынган бәясез байлыкны югары белем бирү йортларында, техникумнарда арттырырга тырышабыз. Олыгая барган саен туплаган белем һәм тәҗрибәбезне үсеп баручы буын белән уртаклашабыз" (Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатеннән)

1 сентябрендә районыбыз мәктәпләре белем дөньясына кабат ишекләрен ачты. Җәй шулай инде ул - тиз үтә. Тиз үтсә дә, мәктәп сагындыра. Мәктәпләребез бит һәр уку елына зур әзерлек белән килә - ремонт эшләре башкарыла, яңа җиһазлар белән баетыла.

Ә Түбән Кәчи мәктәбе өчен бу хәйран зур үзгәрешләр елы булды. Ике катлы авыл мәктәбе бинасы өр-яңа итеп диярлек ремонтланды - эченнән дә, тышыннан да ялт итте ул хәзер.

Чия төсендәге металл сайдинг белән тышланган мәктәп ерактан ук балкып, үзенә чакырып тора. Бинаның эчендә дә ремонтчылар кулы тимәгән җир калмаган - идәннәргә ачык төстәге зур-зур плитәләр җәелгән, стеналар, түшәмнәр яңартылган, ишек-тәрәзәләр алыштырылган. Электр, җылылык системалары, санузел өр-яңадан эшләнгән. Хәтта вентиляция юлларына кадәр ясалган. Инде байтактан ремонт күрмәгән, бик нык тузган, түшәменнән яңгыр үтеп интектергән мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалу авыл халкы өчен зур сөенеч булды.

Балаларның, укытучыларның, әти-әниләрнең бу зур шатлыкларын бүлешергә мәктәпкә Белем көне тантанасына район башлыгы Александр Никошин һәм Табигать байлыкларын файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов та килделәр.

Мәктәпнең икенче катында үткәрелгән тантаналы линейканы директор Ирина Краснова ачты. Ул мәктәпнең бик әйбәт итеп ремонтлануы, өр-яңа төс алуы хакында әйтеп, шундый программалар булдырган өчен республика җитәкчелегенә һәм Президентка рәхмәт җиткерде. Район җитәкчеләренең капиталь ремонтны программада каралганнан да күбрәк башкаруда ярдәм итүләрен дә билгеләп үтте. Төзекләндерү эшләрен үзвакытында һәм сыйфатлы итеп үтәгән "Строитель и К" җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшинга мәктәп коллективы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Район башлыгы Александр Никошин укучыларга мөрәҗәгать итеп:

-Районыбызда барлык республика программалары да тулы куәткә эшли. Юллар, күперләр салына, ФАПлар, клублар төзелә, булганнары ремонтлана. Әле үткән атнада гына йөзү бассейны ачтык. Сез дә, балалар, барлык шартлар тудырылган мәктәптә белем алачаксыз,-диде һәм бүгенге укучыларның районыбызның, җәмгыятебезнең лаеклы шәхесләре булып үсүләрен теләде.

Түбән Кәчи төп гомумбелем мәктәбендә бу уку елында 39 бала белем ала. Аларның 6 сы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керделәр. Белем бәйрәменә алар җентекләп әзерләнгән - матур-матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.

Менә беренче кыңгырау чыңлады. Балалар яңарган матур сыйныфларга уку елының тәүге дәресенә ашыктылар. Ә ул - Тынычлык, мәрхәмәт, хәвефсезлек дәресе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев