Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Иске Тахтала авылында чиркәү гөмбәзле булды

24 августта Иске Тахтала авылында төзелә торган чиркәүгә гөмбәз куелды. Иске Тахталада чиркәү Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның матди ярдәме белән төзелә башлады. Храмның инде стеналары күтәрелгән, түбәсе җыелып бетеп килә. Төзелеш эшләре белән район благочинные Андрей Зиньков җитәкчелек итә. Менә чиркәүгә алтынсу төстәге бик матур гөмбәз дә урнаштырылды. Аны изгеләндереп урынына...

24 августта Иске Тахтала авылында төзелә торган чиркәүгә гөмбәз куелды.

Иске Тахталада чиркәү Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның матди ярдәме белән төзелә башлады. Храмның инде стеналары күтәрелгән, түбәсе җыелып бетеп килә. Төзелеш эшләре белән район благочинные Андрей Зиньков җитәкчелек итә. Менә чиркәүгә алтынсу төстәге бик матур гөмбәз дә урнаштырылды. Аны изгеләндереп урынына кую авыл халкы, кайткан кунаклар катнашында тантаналы төстә башкарылды. Хәзер храмның түбәсен ябып бетереп, тәрәзәләрен һәм ишекләрен куя башлыйлар. Аннан чиркәүгә табигый газ кертү эшләрен башкарасы була.

Авылда чиркәү салу тахталылыларның күптәнге хыялы иде. Инде ул тормышка ашу алдында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев