Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Игелекле райондашларга рәхмәт” (ФОТО)

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында районыбызда быел беренче сыйныфка керүче барлык балаларга мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар, күп балалы гаиләләрдә үсүчеләргә спорт костюмнары бүләк ителгән иде инде. Бу атнаның чәршәмбесендә район мәдәният йортында узган тантанада тагын 94 малай һәм кыз яңа портфельләргә ия булды. Болар - ишле, аз керемле, тормышта...

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында районыбызда быел беренче сыйныфка керүче барлык балаларга мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар, күп балалы гаиләләрдә үсүчеләргә спорт костюмнары бүләк ителгән иде инде. Бу атнаның чәршәмбесендә район мәдәният йортында узган тантанада тагын 94 малай һәм кыз яңа портфельләргә ия булды. Болар - ишле, аз керемле, тормышта авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар.
Төрледән-төрле уку кирәк-яраклары тутырылган бүләк букчаларны бу балалар өчен район оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре советлары әзерләде.
Укуларында уңышлар теләп, бәйрәмгә җыелган балаларга мәктәп портфельләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Ибәтова тапшырдылар. Район үзәк хастаханәсенең кадрлар бүлеге начальнигы Марина Корнеева үзләрендә эшләүче күп балалы хезмәткәрләр гаиләләрендә үсүче биш сабыйга бүләк ранецлар кигезде.
Яңа букчаларны кулларына алуга, балалар аларны актара-карый да башлады.
-Синдә көндәлек бармы, ә фломастерың нинди?-Базарлы Матакта күп балалы гаиләдә үсүче Ангелина һәм Аделина Шубиналар әнә сумкаларындагы әсбапларны карап туймый.
Төрле оешмалар әзерләгәч, букчалар бертөрле түгел, билгеле. Әмма һәркайсы өр-яңа, матурлар, эчләрендә уку кирәк-яракларының ниндиләре генә юк!
Юхмачыдан килгән Оксана Бырканың улы Саша да яңа портфельле булды. Оксана ялгызы дүрт бала үстерә икән. Олысы инде зур, Саша бишенче сыйныфка бара, ә ике төпчеге әле бакча яшендә.
-"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе безнең кебек күп балалы гаиләләргә бик зур ярдәм,-ди Оксана. -Мин үзем мәктәптә лаборант булып эшлим. Бер хезмәт хакын нәрсәгә генә җиткерәсең. Уку кирәк-яраклары гына түгел, балаларга кием-салымы да күп кирәк бит әле. Ә мондый саллы бүләк алгач күңелле дә, уңай да булып китә. Мондый хәйрия чараларын оештыручыларга рәхмәт кенә.
Базарлы Матакта яшәүче Светлана Скворцова ире белән дүрт бала үстерәләр. Светлана әле ике балага опекун да. Билгеле, гаилә бюджетын шактыйга бүләргә туры килә.
-Бәяләр дә бит көннән-көн кыйммәтләнеп тора. Яңа уку елына ике балабызны мәктәпкә әзерлибез,-дип сөйли Светлана. -Уку әсбапларына, кием-салымга шактый акча тотарга туры килә. Бүген менә алтынчы сыйныфка баручы улым Леонид дәфтәрләр, ручкалар белән тулы яңа букча алды. Бүләкне бик ошаттык. Бу безгә зур ярдәм.
Рушания Зәйнуллина Чиябаш авылыннан оныгы Раилә белән килгән.
-Шулай килеп чыкты инде, мин ике оныгымны тәрбиялим,-ди Рушания ханым. -Балалар өчен бүген бик күңелле бәйрәм булды. Артистлар кызыклы әкият күрсәттеләр. Камыр ризыклары, тәмле сулар белән дә сыйланды сабыйлар. Ә яңа портфель алу аеруча сөенечле булды. Раиләгә былтыр да иганәчеләр әсбаплар тулы букча бүләк иткәннәр иде. Быел да менә мәктәпкә барырга букчабыз әзер. Игелекле райондашларыбызга зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев