Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәт герое якташыбыз нефтьче булган

Бер уйласаң, Әлки төбәгенең нефть сәнәгатенә нинди катнашы бар инде. Әйе, галимнәр, безнең як җир астында авыр нефть ятмалары бар, дип сөендерә. Әмма бит әле аларны кайчан чыгарырлар да, табигатьнең бу байлыгы кайчан тормышыбызга йогынты ясар… Шулай да Татарстанның нефть тармагы үсешендә Әлки ягы да эз калдырган. Әле нинди эз...

Бер уйласаң, Әлки төбәгенең нефть сәнәгатенә нинди катнашы бар инде. Әйе, галимнәр, безнең як җир астында авыр нефть ятмалары бар, дип сөендерә. Әмма бит әле аларны кайчан чыгарырлар да, табигатьнең бу байлыгы кайчан тормышыбызга йогынты ясар…
Шулай да Татарстанның нефть тармагы үсешендә Әлки ягы да эз калдырган. Әле нинди эз диген! Нефтьчеләр арасында СССР да беренче Социалистик Хезмәт Герое исеме Иске Чаллыда туып үскән якташыбыз Корбан Ваһап улы Вәлиев икән бит!
Бу көннәрдә райондашларыбыз - Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт геройларының исемнәре кабат барланды, истәлекләре яңартылды. Хезмәт геройларыбыз алтау безнең. Хлебодаровка халкы авылдашлары Василий Прохоров истәлеген мемориаль такта куеп мәңгеләштерделәр. Яңа Алпардан Шаһиәхмәтов Әхмәдулланың исеме дә авылдашларына билгеле. Һәм менә өченче героебыз, Татарстанның атаклы нефтьчесе Корбан Вәлиев рәсеме төшерелгән мемориаль такта да Иске Чаллы мәктәбе стенасында урын алды.
Мемориаль такта кую тантанасында катнашучылар.
-Авылдашыбыз истәлеген мәңгеләштерү турында сүз чыккач, без беренче эш итеп аның тормышы һәм хезмәт юлы белән кызыксындык. Иске Чаллыда Вәлиев Корбан абыйны хәтерләүчеләр дә, туганнары да күп булып чыкты. Әмма аның данлыклы нефтьче икәнлеген белү безнең өчен ачыш булды,-ди мәктәп директоры Фәнис Хаҗипов.
Шундый зур эшкә алынгач, мәктәп җитәкчесе моны үзләре генә тиешенчә башкарып чыгасыларына шикләнеп куя, күрәмсең. Һәм авылдашлары Илшат Мингәрәевнең Әлмәттә нефтьчеләрнең "Хәзинә" газетасы редакторы булуын исенә төшереп, аңа мөрәҗәгать итә.
-Вәлиев Корбан аганы нефтьчеләр башкаласында белмәүчеләр сирәктер. Иң матур урамнарның берсе аның исемен йөртә. Мәгълүм һәм ихтирамга лаек шәхес булган ул. Әмма оятыма каршы, аның Иске Чаллыдан икәнлеген белмәгән идем,-ди Илшат Камил улы.
Авылдашлары мөрәҗәгатен ул күңеленә якын кабул итә, тиешле кешеләр - "Җәмилнефть" нефть табу һәм чыгару идарәсе җитәкчеләре белән элемтәгә чыга. Ә нефтьчеләр элеккеге хезмәттәшләренең истәлеген мәңгеләштерү идеясен хуплыйлар, мемориаль тактаны ясау һәм урнаштыру мәшәкатьләрен үз өсләренә алалар.
Шулай итеп Җиңү бәйрәме алдыннан Иске Чаллы мәктәбенә Әлмәттән кунаклар килде. Алар беренче эш итеп мәктәп стенасына Корбан Вәлиевка багышлап ясалган мемориаль мәрмәр тактаны беркетәләр. Ул тактага "Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Корбан Ваһап улы Вәлиев 1906-1980. Рәхмәтле авылдашларыннан һәм "Танефть" ААҖнең "Җәлилнефть" идарәсе коллективыннан" дигән сүзләр чокып язылган, хезмәт батырының рәсеме уелган.
Аннары укучылар данлыклы авылдашлары турында шигырьләр сөйләделәр, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Ә кунаклар - Илшат Мингәрәев, Хәмит Салихов Корбан Вәлиевның тормышына, хезмәт елларына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр, мәктәпкә Хезмәт Героеның исемен бирүне тәкъдим иттеләр, укучыларны үзләренә кунакка чакырдылар.
-Әйдәгез, арабызда элемтәләр урнаштырыйк. Туганлашып китәрбез, бәлки, мәктәпне тәмамлагач, нефтьче булырга теләүче егетләр табылыр арагызда. Авылыгыз, табигатегез, балалар бик матур, мәктәбегез дә искиткеч. Кайткач коллективыбызда сөйләрмен,-диде Хәмит Мисбах улы, хисләрен яшермичә һәм "Җәлилнефть" турында китап бүләк итте.
Аннары геройның ерак туганы Наил ага Гайфуллин, авыл җирлеге башлыгы Флера Вафина да үз фикерләрен әйттеләр. Соңыннан мемориаль такта каршына чәчәкләр куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев