Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2015 елның иң беренче нәниләре – игезәк Әхмитовлар. Илнар һәм Ләйсән Зәйнуллиннар беренче булып законлы никах теркәделәр

Әлки районы ЗАГС бүлегендә яңа 2015 елның иң беренче нәниләре - игезәк Әхмитовлар теркәлде. Игезәк малай һәм кыз Яңа ел алдыннан Казан шәһәрендәге тудыру йортларының берсендә дөньяга килгән. Бәхетле әти-әни - Базарлы Матакта яшәүче Илнур һәм Лилия Әхмитовлар. Илнур - казначылык хезмәткәре, ә Лилия район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып...

Әлки районы ЗАГС бүлегендә яңа 2015 елның иң беренче нәниләре - игезәк Әхмитовлар теркәлде.

Игезәк малай һәм кыз Яңа ел алдыннан Казан шәһәрендәге тудыру йортларының берсендә дөньяга килгән. Бәхетле әти-әни - Базарлы Матакта яшәүче Илнур һәм Лилия Әхмитовлар. Илнур - казначылык хезмәткәре, ә Лилия район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Аларның олы кызлары Илнарага 4 яшь.

Игезәк бәбиләр шактый зур булып туган. Кызның авырлыгы 2640 грамм, ә малайныкы 2240 грамм булган. Инде исемнәре дә билгеле - Динар һәм Динара.

Кагыйдә буларак, районыбызда соңгы вакытта ел саен берәр пар игезәк бала дөняьга килә.

Ә районыбызда иң беренче булып Илнар һәм Ләйсән Зәйнуллиннарның законлы никахы теркәлде. Кияү - Әхмәт авылы егете, ә кәләш - Чуаш Кичүеннән.

Никахлашу көне яшьләр өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде. Бу көнне Ләйсәнгә 20 яшь тулды.

Илнар белән Ләйсәнне тормышларындагы бу истәлекле вакыйгалар белән район ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафина котлады. Яшь гаиләгә бәхет, нык сәламәтлек һәм саф мәхәббәт теләп, Розалия ханым аларга истәлекле бүләк тә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев