Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

3 декабрь быел беренче тапкыр Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелде

3 декабрь быел беренче тапкыр Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан район үзәк китапханәсе Базарлы Матак мәктәбенең "ОРКЕСТР" хәрби-патриотик клубы белән берлектә тантаналы чара оештырды. Әлеге кичәдә Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы студентлары, Базарлы Матак мәктәбенең өлкән сыйныфлар укучылары катнашты. Район үзәк китапханәсе хезмәткәре Ирина Сабирова Билгесез солдат көненең...

3 декабрь быел беренче тапкыр Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан район үзәк китапханәсе Базарлы Матак мәктәбенең "ОРКЕСТР" хәрби-патриотик клубы белән берлектә тантаналы чара оештырды.
Әлеге кичәдә Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы студентлары, Базарлы Матак мәктәбенең өлкән сыйныфлар укучылары катнашты. Район үзәк китапханәсе хезмәткәре Ирина Сабирова Билгесез солдат көненең мәгънәсе һәм әһәмияте хакында сөйләде.
-Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч булды,-диде ул.
Аннан сүзне Базарлы Матак мәктәбендә 2012 елда оешкан һәм бүген уңышлы гына эшләп килүче "ОРКЕСТР" клубы җитәкчесе Сергей Платонов дәвам итте. Ул клубның оешу тарихы, юнәлеше, эшчәнлеге белән таныштырды
-Безнең клуб үз эшчәнлегендә эзләнү, музей эше, туган якны өйрәнү, туризм, спорт юнәлешләрен алып бара. "ОРКЕСТР"ның үзенә генә хас рухы бар, ул - бердәмлек, дуслык, ватанпәрвәрлек,-диде ул.
Сергей Платонов барлык кунакларны мәктәпнең хәрби дан музеена чакырды. Үзе ул ике ел инде Бөек Ватан сугышының иң каты бәрелешләре барган Смоленск өлкәсендә эзләнү эшләрендә катнаша. Аннан алып кайткан экспонатлар кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Биредә чын солдат каскалары, фляжка, котелок, сапер көрәге, атылган снаряд гильзалары, "Мосин" мылтыгыннан штыклар, патроннар, гранаталар күчереп йөртү әрҗәләре һәм башка күп экспонатлар урын алган. Әфганстан сугышында һәм Чечнядагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбызга, районыбыз горурлыгы булган Советлар Союзы Геройларына музейда аерым бүлекләр багышланган.
Сергей Андреевичның 2013 елда үзе генә, ә быел май аенда Базарлы Матак мәктәбе укучылары Ришат Заһитов, Камил Мәрдегалләмов, агрокөллият филиалыннан Илья Павлов белән бергә Смоленск өлкәсендә казу-эзләнү эшләрендә катнашу мизгелләрен сурәтләгән фильмны карау кичәнең иң дулкынландыргыч өлеше булгандыр, мөгаен.
-Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 елга якын вакыт үтсә дә, ил өчен башларын салган меңәрләгән билгесез солдатларның җәсәдләре яу кырларыннан һаман җыелмаган әле,-диде Сергей Платонов. Ул казу эшләре алып баруның тәртипләре һәм таләпләре хакында да җентекләп сөйләде.
-Мондый экспедицияләрдә катнашу ансат түгел, чыгымнары да зур. Рәхмәт, быел безгә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин нык булышты. Киләсе елга Волгоградка барырга ниятлибез,-ди ул.
Билгесез солдат көне уңаеннан уздырылган әлеге кичә яшьләргә патриотик тәрбия бирү, аларда илебезнең үткәненә, ата-бабаларыбыз батырлыгына ихтирам һәм горурлык тәрбияләү җәһәтеннән гаять әһәмиятле эш булды. Мондый чаралар районның башка мәктәпләрендә дә күбрәк уздырылсын иде.

Карина Фәйзрахманова, агрокөллиятнең беренче курс студенты:
-Музейдагы экспонатларны, Сергей Платоновның Смоленск өлкәсендәге казу-эзләнү эшләре турында сөйләгәннәрен бик дулкынланып карадым һәм тыңладым. Әгәр мөмкинлек булса, шундый экспедициядә мин үзем дә бик теләп катнашыр идем.
Рәзил Туктамышев, агрокөллиятнең беренче курс студенты:
-Сугыш узган урыннардан алып кайтылган табылдыкларны үз кулларым белән тотып карау мине әллә нишләтеп җибәрде. Әле көллияткә кайткач та группадашлар белән шул хакта сөйләштек. Фашистларга каршы сугышып һәлак булучылар арасында япь-яшьләр, безнең кебекләр дә күп булган бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев