Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

5 октябрь – Халыкара укытучылар көне

"Укытучы - остаз" грантын отучылар Сергей Тихонов, Иске Матак урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сергей Юрьевич -зур хезмәт стажлы мөгаллим, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район методика берләшмәсе җитәкчесе, яшь педагогларның остазы. Күп еллар дәвамында ул БДИ эшләрен тикшерү буенча республика комиссиясе эксперты. Сергей Тихонов барлык педагогика технологияләре...

"Укытучы - остаз" грантын отучылар

Сергей Тихонов, Иске Матак урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Сергей Юрьевич -зур хезмәт стажлы мөгаллим, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район методика берләшмәсе җитәкчесе, яшь педагогларның остазы. Күп еллар дәвамында ул БДИ эшләрен тикшерү буенча республика комиссиясе эксперты. Сергей Тихонов барлык педагогика технологияләре һәм мәгълүмати технологияләр яңалыклары эчендә кайный. Ул мәгариф мәсьәләләре буенча шәхси сайт ачты, анда дәресләр һәм класстан тыш чаралар эшләнмәләре, онлайн-тестлар урын алган. Үз сайты аша ул хезмәттәшләрен, укучыларны һәм ата-аналарны мәктәп, район һәм республика яңалыклары белән таныштыра, профориентация эше алып бара. Ул үзенә һәм укучыларына таләпчән. Балаларга рухи-әхлакый кыйммәтләрне сеңдерүгә, аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Аның укучылары "Борынгы Биләрдәге яшьлек" республика бәйгесендә, Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында, тарих һәм җәмгыять белеме буенча олимпиадаларда катнашып призлы урыннар яулыйлар.

Илнур Фәйзуллин, Базарлы Матак урта мәктәбенең тарих укытучысы

Илнур Илшат улы - районның иң тәҗрибәле тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының берсе. Базарлы Матак мәктәбендә эшли башлавының беренче көннәреннән үк ул профессиональ осталыгы, эрудициясе белән хезмәттәшләре һәм укучылар арасында ихтирам казанды. Педагог яшь коллегаларына методика һәм психология җәһәтеннән зур ярдәм күрсәтә. Илнур Фәйзуллинның дәресләрендә һәм класстан тыш чараларында булу яшь укытучыларга мәктәп шартларына тизрәк ияләшергә, үз-үзләренә ышанычны ныгытырга, педагоглык хезмәтен уңышлы оештырырга булыша. Тәҗрибәле педагог балаларны БДИга әзерләүгә зур игътибар бирә. Аның укучыларының күбесе бит чыгарылыш имтиханнарында нәкъ менә шушы фәнне сайлап сынау тапшыралар.

Радия Хөсәенова, Чуаш Кичүе урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гел эзләнү һәм профессиональ үсешкә, камиллеккә омтылу, үз фәнеңне бик әйбәт белү, әйләнә-тирәдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәттә булу - болар барысы да Радия Хәйретдин кызына хас сыйфатлар. Дәресләрне һәм дәрестән тыш чараларны оста файдаланып, ул балаларда татар теленә карата кызыксыну уятырга тырыша, аларның сөйләм осталыгын һәм сәләтләрен үстерү өстендә эшли, туган телгә һәм мәдәнияткә, милли традицияләргә хөрмәт тәрбияли. Радия Хөсәенова җитәкчелек иткән методика берләшмәсе укытучылары оештырган чаралар югары дәрәҗәдә үтә. Әйтик, Муса Җәлилнең тууына 110 ел, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар барлык мәктәп укучылары катнашында узды.

Бу укытучы сәләтле балалар белән дә бик теләп, рухланып эшли. Аларны төрле олимпиадаларга, фәнни-гамәли конференцияләргә һәм конкурсларга әзерли. Иҗади рух, тырышлык белән башкарган хезмәтенең нәтиҗәсе дә куанычлы. Аның укучылары берничә мәртәбә татар теле буенча республика олимпиадалары җиңүчеләре булдылар. Быел да 6 сыйныф укучысы Алсинә Ганиева республика күләмендәге фән олимпиадасында өченче урынны яулады. Педагог үзе дә төрле һөнәри бәйгеләр җиңүчесе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев