Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Хлебодаровка авылына ветеринария чикләве кертелде

Татарстан Президенты Указы нигезендә 2 гыйнвардан Хлебодаровка авылының Прохоров урамына ветеринария чикләве кертелде. Мондый чикләү котыру чире факты ачыкланган урынга кертелә. Узган ел азагында әлеге урамның бер хуҗалыгында асралучы танада котыру чире табылган иде. Тананы котырган төлке тешләгән булган. Терлекнең бу куркыныч авыру белән зарарлануы ачыклангач, аның үләксәсе яндырыла. Йорттагы...

Татарстан Президенты Указы нигезендә 2 гыйнвардан Хлебодаровка авылының Прохоров урамына ветеринария чикләве кертелде.

Мондый чикләү котыру чире факты ачыкланган урынга кертелә. Узган ел азагында әлеге урамның бер хуҗалыгында асралучы танада котыру чире табылган иде. Тананы котырган төлке тешләгән булган. Терлекнең бу куркыныч авыру белән зарарлануы ачыклангач, аның үләксәсе яндырыла. Йорттагы бүтән малларга котыру чиренә каршы укол ясала. Бу хуҗалыкта һәм күрше-тирәдә каралты-курага дезинфекция үткәрелә.

Ә ветеринария чикләве нидән гыйбарәт соң?

-Мондый чикләү кертелгән урамга терлек китерү һәм терлекне чыгару, биредә мал чалу, терлек азыгы кайтару тыела,-ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рафик Галләмов.

Ветеринария чикләве котыру чире белән авыру теркәлгән вакыттан алып ике айга чаклы дәвам итә. Аннан әлеге чара үзгәртелә.


Соңгы вакытта котырган төлкеләрнең авылларга килеп терлекләргә һөҗүм итү очраклары ешайды. Хәтта кешеләргә ташлану факты булды. Йортыгызга төлке кергән икән, аны ябып куярга тырышыгыз һәм кичекмәстән 20-2-45 яисә 20-2-46 телефоннары буенча ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез, дип искәртә Рафик Галләмов. Үзен сәер тоткан төлкене үтергәнсез икән, үләксәсен ташламагыз, күммәгез, ветеринарлар килгәнне көтегез. Төлке этегезне я терлекләрне тешләгән дигән шик булса, аларны аерым урынга ябып куегыз. Котыру - бик куркыныч чир, уяу һәм сак булыгыз!

pics.top.rbc.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев