Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Базарлы Матак җитәкчесе билгеләнде

20 октябрьдә Базарлы Матак авыл җирлеге советы утырышы булды. Анда Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды. Утырышны район башлыгы Базарлы Матак авыл советы рәисе Александр Никошин алып барды. Базарлы Матак авыл җирлегендә 6 меңнән артык кеше яши. Райондагы барлык халыкның өчтән бере диярлек әлеге җирлеккә туры...

20 октябрьдә Базарлы Матак авыл җирлеге советы утырышы булды. Анда Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды. Утырышны район башлыгы Базарлы Матак авыл советы рәисе Александр Никошин алып барды.

Базарлы Матак авыл җирлегендә 6 меңнән артык кеше яши. Райондагы барлык халыкның өчтән бере диярлек әлеге җирлеккә туры килә. Район үзәге буларак та биредә хәл итәсе мәсьәләләр һәрчак күп була. Ә аларның байтагын хәл кылу авыл җирлеге башкарма комитеты, аның җитәкчесе җаваплылыгына карый. Шуңа да бу авыл җирлеге җитәкчесе тәҗрибәле, оештыру сәләтенә, халык белән уртак тел табып эшли белү кебек сыйфатларга ия булырга тиеш.

Базарлы Матак авыл советы үзенең 21 сентябрьдә үткән беренче утырышында авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан иткән иде. Бу утырышта конкурс комиссиясе секретаре Фәридә Яруллина мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Комиссиягә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына дәгъва кылып ике кешедән гариза кергән. Алар икесе дә конкурс комиссиясе тарафыннан Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә лаеклы дип табылган. Фәридә Госмановна әлеге кандидатлар белән депутатларны таныштырды.

Беренче булып Рәшит Мусиннан гариза кергән. Рәшит Солтанбәк улы 1966 елгы, Үргәгар авылында яши, 1993 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Төрле җитәкче урыннарда эшләгән. 2013 елдан Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын уңышлы башкарып килде.

Икенче гариза Фаяз Фәттаховтан. Фаяз Фоат улы 1964 елгы, Базарлы Матакта яши, 1994 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. Шактый еллар "Ялкын", "Югары Актай" хуҗалыкларын җитәкли. Соңгы елларда Карга мегафермасы белән җитәкчелек итә.

Аннан кандидатларның үзләренә сүз бирелде. Алар Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып билгеләнгән очракта нинди эшләр планлаштырулары белән таныштырдылар.

Депутатлар авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп кемне билгеләүне ачык тавыш бирү юлы белән хәл иттеләр. Тавыш бирү нәтиҗәсендә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп бертавыштан Рәшит Мусинны билгеләргә карар кылынды.

Александр Никошин Рәшит Мусинны барлык депутатлар исеменнән бу постка билгеләнүе белән тәбрик итте һәм аның алдында бик зур һәм җаваплы эшләр торуын ассызыклады.

-Район үзәгендә урамнарны яктырту эшен төгәлләргә, тузган суүткәргечләрне яңартырга, чаңгы шуу базасы төзелешен ахырына җиткерергә, авылны чиста, төзек тоту буенча күләмле эшләр башкарырга кирәк. Базарлы Матакның үзәк урамнары җәй буе яшеллеккә, чәчәкләргә күмелеп утырырга тиеш. Әлегә редакция территориясендә һәм эшмәкәрләр Гөлсинә Шәйхетдинова, бертуган Мәрдегалләмовлар тарафыннан гына бу юнәлештә билгеле бер эш алып барыла,-диде район башлыгы.

Утырышта Базарлы Матак авыл җирлеге советы рәисе Александр Никошин белән җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин арасында төзелгән контрактка имзалар салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев