Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел әлки кырларында 3 мең 20 гектарда борчак игелде

Бүген район басу-кырларында үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен куәтле эш алып барыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 августка бөртеклеләрнең 23 мең гектарга якынында урып-җыю эшләре башкарылган. Бу урак мәйданының 61 процентын тәшкил итә. Тулаем 54 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Быел 3 мең...

Бүген район басу-кырларында үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен куәтле эш алып барыла.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 августка бөртеклеләрнең 23 мең гектарга якынында урып-җыю эшләре башкарылган. Бу урак мәйданының 61 процентын тәшкил итә. Тулаем 54 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды.

Быел 3 мең 20 гектарда борчак игелде. Ул тулысы белән җыеп алынды. Уңышы гектардан 19,5 центнер тәшкил итте. Бөртеклеләрнең уртача уңышы исә гектардан 24 центерга якын. Арыш, уҗым бодаеннан уңыш гектардан уртача 24,2 һәм 24,8 центнер тәшкил итә. Бу культураларны җыю да төгәлләнеп килә.

Район игенчеләре август аенда урып-җыю эшләрен төгәлләргә тырышалар. Моның өчен техник мөмкинлекләр дә, ягулык-майлау материаллары да бар. Ә уракны оештыру буенча без республиканың биш алынгы районы исемлегендә. Дөрес, әледән-әле явып киткән яңгырлар эшкә тоткарлык тудыра. Әмма көзге чәчү өчен дымның бик кирәк булуын да беләбез. Ә көзге чәчү бездә һәр елны зур мәйданнарда башкарыла. Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре уҗым культураларының безне бишенче ел рәттән сынаган корылыкта да тотрыклы уңыш бирүен яхшы аңлыйлар. Шуңа да бүген урак белән бергә көзге чәчүгә җитди әзерлек алып барыла. 8 мең тоннага якын минераль ашлама кайтарылган, кирәк кадәр орлык запасы хәзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев