Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Караңгыда аклы кием ки

1-10 октябрьдә Дәүләт автоинспекциясе "Җәяүле" декадасы үткәрә. Әлеге акция җәяүлеләрнең, шулай ук машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын кисәтү максатында оештырылды. Статистика мәгълүматларына караганда, юлда октябрь-ноябрь айлары аеруча хәвефле. Бу вакытта көн озынлыгы сизелерлек кыскара, ә эңгер-меңгердә, бигрәк тә яңгырда күз күреме бик начарлана. Юл хәрәкәте кагыйдәләре тәүлекнең караңгы вакытында...

1-10 октябрьдә Дәүләт автоинспекциясе "Җәяүле" декадасы үткәрә. Әлеге акция җәяүлеләрнең, шулай ук машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын кисәтү максатында оештырылды.
Статистика мәгълүматларына караганда, юлда октябрь-ноябрь айлары аеруча хәвефле. Бу вакытта көн озынлыгы сизелерлек кыскара, ә эңгер-меңгердә, бигрәк тә яңгырда күз күреме бик начарлана.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә булганда җәяүлеләрнең үз киемнәрендә ут чагылдыргыч элементлар (әйтик, фликерлар, беләзекләр) файдалануын таләп итә. Әмма без авыл яисә шәһәр эчендә дә әлеге таләпне үтәргә киңәш итәбез. Караңгыда урамга чыкканда һич югында ут кайтаргыч өстәмәләр куелган, ачык төстәге элементлар белән бизәлгән куртка киегез.
Якын арага фаралары кабынган бүгенге автомобильләрдә караңгыдагы җәяүлене күп дигәндә 50 метр ераклыкта күрергә мөмкин. Ә ут чагылдыргыч беләзекле яисә киемендә ачык төстәге элементлар булган җәяүле 200 метрдан ук күренәчәк. Ерак арага яктыртучы фаралар белән җәяүлене 100 метрдан күрергә була, ә яктырткыч элементлар белән ул 350 метрдан күренә. Димәк, җәяүлене машина бәрдерү куркынычы сизелерлек кими.
Ә инде күз күреме начарайганда, әйтик, томан, явым-төшем булганда җәяүлене күрү бигрәк тә авырлаша.
Билгеле, җәяүлеләрнең үзләренә юлда бик сак, игътибарлы булырга кирәк.
Транспорт якынлашып килгәндә юл аша чыкмау, капюшонны салу, зонтны җыеп кую, кәрәзле телефоннан сөйләшмәү зарур. Тротуарлар булмаган урыннарда юл читеннән барганда транспорт агымына каршы гына хәрәкәтләнергә ярый.
Машина йөртүчеләр колагына да әйтәсе килә. Көзге шартларда ышанычлы туктау һәм маневр ясау мөмкинлеге бирә торган тизлекне сайларга кирәк. Мәгълүмат өчен: сәгатенә 60 километр тизлек белән барганда автомобильнең тормоз юлы 23-30 метр булса, юеш асфальтта ул 60 метрга җитә.
Метеорологлар фаразлары буенча, октябрь уртасында инде минуслы температура булуы мөмкин, һәм моңа әзерләнергә кирәк. Беренче чиратта бу шиналарны алыштыруга кагыла. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кайбер автомобильчеләр моны соңгы көнгә кадәр сузалар һәм бик авыр хәлгә калалар. Автомобиль экспертлары болай киңәш итә: тәүлеклек уртача температура +5,+7 градускача тотрыклы түбәнәйсә, кышкы шиналар куярга кирәк.
Машина йөртүчеләргә тагын шуны искәртәм: кагыйдәләр нигезендә, җәяүлеләр кичүенә якынлашканда шофер тизлеген киметергә яисә туктарга һәм юл аша чыгучы яисә юлга кереп килүче җәяүлеләрне уздырып җибәрергә тиеш. Әгәр җәяүлеләр кичүе каршында транспорт чарасы туктаган яисә акрынрак хәрәкәт итә башлаган икән, калганнар шулай ук туктарга яисә тизлеген киметергә бурычлы. Җәяүлеләр кичүендә кеше юклыгына инангач кына юлны дәвам итәргә мөмкин.
Рәис Сафин,
район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев